Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәребез шахмат-шашка буенча көчләрен сынап карадылар

21-23 октябрь көннәрендә Зәй районының «Факел» дип исемләнгән сәламәтлекне ныгыту лагеренда өлкәннәр арасында шахматлар, рус һәм халыкара шашкалар буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелде. Безнең район данын якларга 6 кеше барды. Рус шашкалары төре буенча республиканың төрле төбәкләреннән килгән 150 спортчы арасында Комсомолец поселогыннан Надежда Галицкая 10нчы урынга, Түбән Суыксудан Галина...

21-23 октябрь көннәрендә Зәй районының «Факел» дип исемләнгән сәламәтлекне ныгыту лагеренда өлкәннәр арасында шахматлар, рус һәм халыкара шашкалар буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелде. Безнең район данын якларга 6 кеше барды. Рус шашкалары төре буенча республиканың төрле төбәкләреннән килгән 150 спортчы арасында Комсомолец поселогыннан Надежда Галицкая 10нчы урынга, Түбән Суыксудан Галина Семенова 14нче урынга лаек булдылар. Ир-атлар арасында исә шулай ук рус шашкалары төре буенча Круглое Поле поселогыннан Николай Дьячков 6нчы урынны, Мәләкәстән Василий Иванов 7нче урынны, Кнәз авылыннан Зәкәрия Баев 20нче урынны алдылар. Комсомолец поселогыннан Рәсим Каһиров, шахматлар буенча ярышып, 36нчы урында калды, дип хәбәр итте редакциягә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев