Коррупциягә каршы комиссия утырышы үтте
Район хакимияте бинасының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышны район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.
Көн тәртибенә куелган беренче сорау - «Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә ришвәтчелекне кисәтү: капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре өчен торак-коммуналь хуҗалыкка килеп тора торган халыкның түләүләрен һәм бюджет акчаларын рациональ рәвештә файдалану» буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының төзелеш буенча җитәкчесе Илсөяр Абзалова чыгыш ясады. Илсөяр Хәйдәровна, иң беренче, тыңлаучыларны халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче һәм идарә итүче оешмалар белән таныштырды. «Капиталь ремонт өчен җыелган акчалар региональ оператор - капиталь ремонтның үзәкләштерелгән системасы - счетына күчерелә. Ә агымдагы ремонт кысаларында подъездлар, инженер челтәрләре, өй түбәләре ремонтлана, - дип сөйләде чыгышында җитәкче. - Бурычларны киметү максатыннан, ел башыннан ук суд карары нигезендә бурычлылардан 192 мең сум, суд приставлары аркылы 571 мең сум, пенсия фонды аркылы 208 мең сум акча тотып калынды».
Көн тәртибенә куелган шулай ук беренче мәсьәлә буенча, сүз «Доверие» идарә итү компаниясенең генераль директоры Вера Игнатьевага бирелде. Ул чыгышында идарә итү компаниясе, алар хезмәт күрсәтә торган күп фатирлы йортлар турында сөйләп үтте. Шулай ук башкарылган эшләргә аерым тукталды. «Бүгенге көндә түләмәүчеләргә карата судка 53 дәгъва гаризасы бирелде, аның тулаем суммасы 1 млн 800 мең сумны тәшкил итә», - диде үз чыгышында Вера Корбангалиевна.
Көн тәртибенә куелган икенче мәсьәлә - «Урман һәм су законнарының үтәлеше. Законсыз рәвештә урман хуҗалыгы һәм суларны саклау зоналарын куллану һәм шул җирләрдә төзелеш алып бару буенча «Халык инвентаризациясе» акциясенең нәтиҗәләре» буенча җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Татьяна Тедеева чыгышы тыңланды. Татьяна Олеговна җыелганнарны район территориясендә булган 35 су объекты белән таныштырды. Ул Тукай районы территориясендә булган су объектларын муниципаль милек составына кертү буенча планлы эшләр башкарылуы, буа, су объектлары булган җирләрне кадастр теркәвенә кертү турында сөйләде.
«2016 елда сәламәтлекне саклау өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш буенча мәсьәләне тормышка ашыру һәм «көнкүреш» ришвәтчелек профилактикасы» буенча Тукай районы больницасының юрисконсультанты Елена Федотова сөйләде. «Район үзәк больницасында коррупциягә каршы булган махсус комиссия эшләп килә. Аның рәисе - больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов. Комиссия әгъзалары тарафыннан һәрдаим коррупциягә каршы чаралар уздырыла. Больницада махсус стендлар да урнаштырылган: аларда «кайнар линия» телефоннары, пациентларның хокуклары һ.б. мәгълүматлар бар», - дип сөйләде үзенең чыгышында Елена Борисовна.
Дүртенче көн тәртибе - «Җирле үзидарә органнарында ришвәтчелекне бетерү, кыскарту буенча кабул ителгән норматив актлар һәм башка документлар, шулай ук җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә хокук регламентация өчен башкарылган эшләр» буенча район юридик бүлек җитәкчесе Виталий Семенов чыгыш ясады.
Моннан тыш «Якты юл» («Светлый путь») газетасында агымдагы елда коррупциягә каршы нинди материаллар урын алган, авыл җирлекләрендә нинди чаралар үткәрелә, гомумән, коррупциягә каршы газетада нинди төрдәге мәкаләләр чыккан - шул турыда да чыгыш тыңланды.
Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев