28 март 2016 яңалыклары
-
Яңа поселогында балалар өчен “Бәхетле буласың килсә” дип аталган дини ярыш үткәрелде
Яңа поселогында балалар өчен Ислам нигезләре буенча "Бәхетле буласың килсә" дип аталган ярыш үткәрелде. Анда мәктәпкәчә яшьтән алып 15 яшькәчә кызлар-малайлар катнашты. Чараны оештыручы - Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов белдерүенчә, бәйге "Кто хочет стать миллионером?" уены форматында, компьютердагы сорауларга җавап табып, дин нигезләре буенча белемнәрне сынау рәвешендә оештырылган....
-
Иске Дөреш нәниләре Туган тел көнен бәйрәм итте (фото)
Тукай районының Иске Дөреш авылының "Әкият" балалар бакчасында тәрбияче белән берлектә Халыкара туган тел көнен (День родного языка) билгеләп утте. Бу бәйрәмдә "Әкият" балалар бакчасы нәниләре чыгыш ясады: тел турында шигырьләр сөйләделәр, жырлар башкардылар, матур биюләрен бүләк иттеләр, дип хәбәр итә бакча педагоглары.
-
Холкы да, эше дә матур
Авылым кешеләренә сокланам. Тырышлар, эшчәннәр, киң күңелле һәм ярдәмчелләр. Моны мин Казаклар авылында яшәүче, гомер буе сыер савучы булып эшләп, бүгенде көндә 80 яшен тутыручы Мөнҗия Зарип кызы Рафикова мисалында ачык күрсәтә алам.