28 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Тукай районы агрономнары белемнәрен күтәрәчәк
Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында "АПКның прогрессив технологияләре" программасы буенча агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курслары башланды. Укулар өч этапта уздырыла: 26-28 гыйнварда, 2-4 һәм 9-11 февральдә. Аның төп максаты - игенчелек тармагының үсеш нокталарын билгеләү, тармак эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар ачыклау һәм 2016 елда тагын да югарырак...
-
Хоккей – кыюлар уены
«Куркак хоккей уйнамый», дип җырлыймы әле атаклы Эдуард Хиль? Нәкъ шулай! Оста спортчылар гөрләтеп хоккей сезонын алып барган вакытта, тукайлылар да алардан калышмый. 24 гыйнвар көнне Түбән Суыксу авылы мәктәбе базасында урнашкан боз мәйданчыгында авыл җирлекләренең җыелма командалары арасында шайбалы хоккей буенча район чемпионатының икенче туры булып узды.
-
Салкыннарны җылы һава торышы һәм кар бураны алмаштыра
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 гыйнварда, һава температурасы сизелерлек күтәрелә. Бүген республикада бераз кар ява, томан төшү аркасында күз күреме кимү ихтималы бар. Әле төнге сәгатьләрдә генә 18-23, урыны белән 25-30 градуска кадәр салкын булса, көндез инде 11-16, көнчыгыш районнарда 20 градус кына...