26 май 2016 яңалыклары
-
Кенәз мәдәният йортының «Объектив» агитбригадасы янә юлда (фото)
Күптән түгел «Алмаз» хуҗалыгында хезмәт куючы эшчеләрне Кнәз авылының «Объектив» агитбригадасы үзләренең концерт программалары белән сөендереп китте.
-
ГТО нормаларына багышланган мастер-класс үтте
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» дип язылган түш тамгасыннан - Олимпиада медальләренә! Совет кешеләрен йөгерү, йөзү, штанга күтәрүгә һәм башка спорт төрләренә дәртләндергән ГТОның шигаре нәкъ шулай аталган. Миллионлаган совет спортчысы халыкара ярышларда җиңү яулаган. Гомумән, спорт төрләре буенча аларга тиңнәр булмаган. 1990 елларда бетеп торган ГТОның яңадан кайтуын без -...
-
Биклән футболчылары – беренче
Биклән авылында, футбол ярышлары буенча район беренчелеге үтте. Анда 2001 елда туган һәм алардан да кече булган яшүсмерләр катнашты. Барысы бергә 12 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, беренче урынга Биклән мәктәбе укучылары лаек дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарны Кнәз белән Мәләкәс мәктәпләре укучылары бүлеште. Иң яхшы капкачы исемен, Кнәздән Артем...
-
Тукай муниципаль районы Советының VII утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш чаралары турында. 2. Тукай муниципаль районы территориясендә коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру турында. 3. Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм алардан файдалану тәртибе турындагы Положениене раслау хакында....
-
«Играй, гармонь!» тапшыруында катнашачаклар
28 май көнне Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында Беренче каналның «Играй, гармонь!» проектында катнашучылары видеотөшерү үтә. Безнең районнан анда Кече Шилнәнең «Сударушка» халык фольклор коллективы һәм Мәләкәснең «Питрау» балалар фольклор коллективы чакырулы.
-
Синоптиклар янгын куркынычы арту турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге шундый кисәтү таратты. 26 майдан алып 1 июньгә кадәр республика урманнарында югары янгын куркынычы көтелә. Бүген, мәсәлән, Татарстанда һава температурасы 31 градуска кадәр күтәреләчәк. Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/58146-sinoptiklar-yangyin-kurkyinyichyi-artu-turyinda-kisәtә.html