25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
«Биклән» җитештерү кооперативында терлек башын киләсе ике елда икеләтә арттырырга планлаштыралар
Быел май аеннан «Биклән» җитештерү кооперативын Яр Чаллыда урнашкан, милекче Алексей Миронов җитәкчелегендәге «ЕвроГрупп» компаниясе үз канаты астына алды. Шул чордан башлап бүгенгә кадәр оешма шактый үзгәрешләр кичерергә өлгерде. Бүген хуҗалыкта тулы куәтенә төзү, төзекләндерү, яңарту эшләре бара, әкренләп эшче кадрлар туплана. Предприятиенең төп юнәлеше - терлекчелек. Барлык эшләр мал...
-
Ашыгыгыз: милек салымы түләргә атнадан кимрәк вакыт калды
Күчемсез милек, автомобиль, дача, гараж һәм җир участогы булган гражданнарга 2015 ел өчен милек салымын түләү вакыты быел озынайтылып, 1 декабрьгә кадәр дип билгеләнгән иде. Түләү салым уведомлениесе һәм анда күрсәтелгән исәп-хисап документлары нигезендә башкарыла. Шәхси кабинеттан файдаланучы физик затларга уведомлениеләр бары тик электрон юл белән генә җибәрелде, ә шәхси...
-
Тукайлылар Дәүләт Советы депутатына сорауларын бирә ала
1 декабрь көнне 14.00-15.00 сәгатьләрдә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү урынында (Яр Чаллы шәһәре, Есенин тыкрыгы, 1 йорт, социаль яклау бүлеге бинасы) тукайлыларны шәхси сораулар белән ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итә. Алдан язылу телефоннар: 70-37-82, 70-16-35. Фото чыганагы: prokazan.ru
-
Тукай районда быел 600нче бала туды
24 ноябрь көнне районның ЗАГС бүлеге яңа туган 600нче баланы теркәде. Кечкенә Әмирхан 19 ноябрь көнне дөньяга килде. Бәхетле әти-әни - «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Альбина һәм Әхсән Бикмөхәммәтовлар. Әмирхан - гаиләдә өченче бала. ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина яшь гаиләне нәниләре туу белән котлады, баланың туу турында таныклыгын тапшырды,...
-
Тукайлылар республикакүләм “Гыйбәдәте Исламия” бәйгесендә катнашачак
24 декабрьдә башкалабыз Казанда республикакүләм "Гыйбәдәте Исламия" дип аталаган дини бәйгенең финал өлеше узачак. Анда Татарстан районнары-шәһәрләрендә узган региональ этап җиңүчеләре көч сынашачак. Тукай районының Малтабар авылыннан 8 яшьлек Мөхәммәт Саттаров һәм 9 яшьлек Гали Шәйхевәлиев та катнашачак. Егетләр Ислам диненә кагылышлы күпсанлы сорауларга дөрес җавап биреп, Корьәнне китаптан укуда...
-
Район башлыгы инвалидларга газета бүләк итте
2017 елның беренче яртысына газета-журналларга язылырга бер ай вакыт калып бара. Бүгенге көнгә киләсе елда да безнең белән калырга теләгән 2000нән артык абунәчебез бар инде. Инвалидларга, аз керемле гаиләләргә район басмасын бүләк итүче даими иганәчеләребез дә бар. Район башлыгы Васил Хаҗиев та һәр язылу кампаниясенә үз өлешен кертә. Бу юлы...