Ашыгыгыз: милек салымы түләргә атнадан кимрәк вакыт калды
Күчемсез милек, автомобиль, дача, гараж һәм җир участогы булган гражданнарга 2015 ел өчен милек салымын түләү вакыты быел озынайтылып, 1 декабрьгә кадәр дип билгеләнгән иде. Түләү салым уведомлениесе һәм анда күрсәтелгән исәп-хисап документлары нигезендә башкарыла. Шәхси кабинеттан файдаланучы физик затларга уведомлениеләр бары тик электрон юл белән генә җибәрелде, ә шәхси...
Үзгәрешләргә килгәндә, салым түләүченең Россия территориясендә берничә милек объекты бар икән, аларга быел бердәм салым уведомлениесе җибәрелде. Эшмәкәрләргә кагылышлы яңалыклар да бар - элек бизнес вәкилләре салымны үзләре исәпләп, декларация тутырсалар, быел аларга җир салымын түләү турында уведомление җибәрелде. Тагын бер яңалык - фатирлардан, торак йортлардан, дача участокларындагы һәм гаражлардагы төзелеш объектларыннан кала, быел милек итеп рәсмиләштерелгән машина кую урыннары, ахырына кадәр төзелеп бетмәгән объектлар өчен дә салым билгеләнде.
Салым билгеләнә торган объектлар, аларның кадастр бәяләре турындагы мәгълүматны кадастр органы салым органына җибәрә. Шулай булгач, һәр физик затның милек объекты салым органында теркәлә һәм аңа салым салына. Уведомлениеләр ниндидер сәбәпләр аркасында адрес буенча килеп җитмәгән икән, гражданин салым органына үзе мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Салымны түләмәүчеләргә һәм түләүне вакытында башкармаучыларга соңга калган бер көнгә салым суммасының 0,03 проценты күләмендә пеня исәпләнә. Түләү срогы тәмамланып алты ай үткәннән соң салым органы документларны судка җибәрергә, сезнең милеккә һәм акчагызга арест салынырга мөмкин.
Бу көннәрдә тукайлыларга хезмәт күрсәтүче Федераль салым хезмәтенең 9нчы районара инспекциясендә эш сәгатьләре озынайтылды. Инспекция Яр Чаллының ЗЯБ бистәсе, Тимерьюлчылар тыкрыгы, 17 йорт адресы буенча урнашкан. Ул дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 8.00-18.00 сәгатьләрдә, сишәмбе, пәнҗешәмбе - 8.00-19.00 сәгатьләрдә, айның икенче һәм дүртенче шимбәсендә 8.00-13.00 сәгатьләрдә халыкны кабул итә.
Салымнарны банк, почта бүлекчәләрендә, квитанциядә күрсәтелгән индекс буенча банкоматларда, банкларның онлайн-сервисларында, Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында, гел дә булмаса, авыл җирлеге администрациясенең кассасы аша түләргә мөмкин. Ә иң яхшысы - Интернетта шәхси кабинет ачу. Аннан шулай ук түләүләрне башкарырга була, дип хәбәр итә Федераль салым хезмәтенең 9нчы районара инспекциясе башлыгы Алмаз Сафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев