«Биклән» җитештерү кооперативында терлек башын киләсе ике елда икеләтә арттырырга планлаштыралар
Быел май аеннан «Биклән» җитештерү кооперативын Яр Чаллыда урнашкан, милекче Алексей Миронов җитәкчелегендәге «ЕвроГрупп» компаниясе үз канаты астына алды. Шул чордан башлап бүгенгә кадәр оешма шактый үзгәрешләр кичерергә өлгерде. Бүген хуҗалыкта тулы куәтенә төзү, төзекләндерү, яңарту эшләре бара, әкренләп эшче кадрлар туплана. Предприятиенең төп юнәлеше - терлекчелек. Барлык эшләр мал...
«Бүген хуҗалыкта 927 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Киләсе ике елда мал башын 1800гә җиткерү, ягъни ике мәртәбә арттыру планы куйдык», - дип билгеләп үтә җитештерү кооперативы җитәкчесе Разил Димөхәммәтов.
Үсешкә ирешү өчен иң беренче чиратта үз эшен белүче кадрлар булу мөһим. Оешма җитәкчесе беренче адымын нәкъ менә авыл хуҗалыгы белгечләре, эшчеләр туплаудан башлаган да. Белгечләрдән, нигездә, элек эшләп киткәннәр кире кайткан. Ферма мөдире Рәшит Биктимеров, баш инженер Өлфәт Сәләхов шундыйлар рәтендә. Үз эшләренең чын осталары булган, тармакта зур тәҗрибә туплаган әлеге белгечләргә олы хөрмәт белән карый хуҗалык җитәкчесе, аларның киңәшенә, зирәк акылына таяна. Кулга-кул тотынып эшләүче белгечләр командасына директор урынбасары Лемар Әсләмовны, баш ветеринария табибы Илшат Рамазановны, әйдәп баручы агроном Ришат Кашафетдиновны, баш бухгалтер Ландыш Гарифуллинаны, склад мөдире Асия Сафиуллинаны кертә Разил Дамир улы.
«Без эшли башлаганда язгы чәчү чоры иде. Шуңа күрә ул вакытта бар көчне шушы кампаниягә бирдек. Чәчүне булган техника, булган кадрлар белән өзеклекләрсез башкарып чыктык. Әлбәттә, нәтиҗәне югары дип әйтә алмыйм, ләкин эш башлаганда мондый уңыш алудан без канәгать. Күрсәткечләрне арттыру өчен бүгеннән үк ашламалар запасы туплый башладык, нинди техника сатып алырга кирәклеген билгеләдек. Көздән ике культиватор, ике чәчкеч, сабан һәм ургычлар алдык. Киләсе елга, дәүләт программаларында катнашып, комбайн-тракторларны, башка техниканы яңарту ниятебез бар. Бүген үзебездә булган техника ремонтка керде, кайберләрен махсус оешмаларга төзәтергә җибәрдек», - дип бу җәһәттән ачыклык кертеп үтә җитәкче.
Чәчүне тәмамлаганнан соң терлек азыгы әзерләү башлана. «Биклән» кооперативы басуларының 80 процентын нәкъ менә терлек азыгы культуралары били. Шул ук вакытта территорияне тәртипкә китерү, беренчел ихтыяҗдагы төзекләндерү эшләре дәвам итә. «Беренче чиратта, булган мал башын сакларга, бозаулар алуны арттыру өстендә эшләргә кирәк, - дип үз фикерен әйтә ул вакытта ферма мөдире. - Бозаулатуда уңай шартлар тудырылса, ит тә, сөт тә була, мал да сәламәт була», - ди ул. Шулай итеп, җитәкчелек бозаулату комплексы төзергә дигән карарга килә. Моның өчен элеккеге ташландык корпусны ремонтларга булалар. Бүген биредә тулы көченә төзекләндерү эшләре бара. Моннан тыш, гамәлдәге корпусларда яңа туган бозаулар өчен махсус киптерү урыннары ясыйлар, тирес чыгару системасын тулысынча яңарталар, электр үткәргечләрне, яктырту системасын алыштыралар, фермаларны әйләндереп юллар ясыйлар, сенаж чокырларын ремонтлыйлар. Бүген шундый биш чокыр сенаж һәм силос белән тулган, киләсе елга алар барысы җидәү булыр дип планлаштырыла. Маллар өчен җәйге лагерь төзекләндерелә, тагын бер яңа лагерь төзелә, техника ремонтлау мастерскойларының түбәләре алыштырыла, биналарның эчендә агымдагы ремонт ясала.
Бүген хуҗалык конторасын, ашханәне, читтән килеп эшләүчеләр өчен тулай торакны берләштерәчәк заманча бина төзелеп килә. Боларга өстәп, сыер савучылар өчен ял бүлмәсе эшләнә. Монда да барлык уңай шартлар, шул исәптән кайнар су, душ, бәдрәф бүлмәләре булачак. Ә авыл эчендәге контора бинасын, торак итеп үзгәртеп, эшчеләргә бирергә уйлыйлар. Планда шулай ук хуҗалык белгечләре һәм эшчеләре өчен яңа тораклар төзү нияте дә бар. Инвесторның да бу идеяне хуплавын билгеләп үтә җитештерү кооперативы җитәкчесе. Бүген торак төзүнең төрле вариантлары карала, аны хезмәткәрләргә нинди шартларда бирү турында сүз алып барыла.
Дөрес, әлегә җитештерү кооперативының игенчелек һәм терлекчелек күрсәткечләре мактанырлык түгел. Ләкин, иң мөһиме, ул үсештә. Үзгәрешләрне, тирә-яктагы төзелешләрне, вакытында түләнүче хезмәт хакын күреп, авыл халкының да хуҗалыкка карата мөнәсәбәте үзгәргән, ышаныч уянган. «Эшләү һәм яшәү шартлары тудырмыйча, кешене җәлеп итү мөмкин түгел. Максатыбыз - үз эшен яхшы белгән, намус белән башкарган белгечләрне, игенче һәм терлекчеләрне читкә җибәрмәү», - ди Разил Димөхәммәтов.
Форсаттан файдаланып, җитәкче барлык белгечләргә, терлекчелектә, игенчелектә эшләүчеләргә, төзелеш һәм ремонт эшләре алып баручыларга зур рәхмәтен җиткерә. Үзләренә ышанган партнерларын да, аерата Ленар Хәбибуллин җитәкчелегендәге «Машинно-тракторные запчасти» җәмгыятен, шәхси эшмәкәр Гөлнар Вәлиеваны, Наил Мөбарәкшин җитәкчелегендәге «Агротехсервис» оешмасын, Фирдәвес Гаянов җитәкчелегендәге «Автобан» сәүдә йортын билгеләп үтә. «Бары аңлашып эшләгәндә, бер-береңә ярдәм иткәндә генә үсешкә ирешеп була», - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев