24 август 2016 яңалыклары
-
Исерек килеш руль артына утырып, ике машинага зыян китергән
22 август көнне кичке сәгать 8дә Яр Чаллы - Зәй - Бәтке юлының беренче километрында «Ока» машинасында баручы 36 яшьлек хатын-кыз сулга борылганда төп юлдан килүче «җиделе»гә юл бирми. Беренче автомобильнең йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажиры (шулай ук хатын-кыз) баш мие, күкрәк читлеге, кул, аяк җәрәхәтләре алалар. Икенче көнне кичке...
-
Һөнәри бәйрәм алдыннан – олы бүләк
Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделмәнов һөнәри бәйрәмнәре алдыннан республиканың дәрәҗәле бүләгенә лаек булды. Күптән түгел Казанда ветеринария хезмәткәрләре көненә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә аңа ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «ТР ветеринария үсешенә керткән лаеклы өлеше өчен» дигән күкрәк билгесен тапшырды. Әйтергә кирәк, мондый бүләк әле быел...
-
Штрафларын вакытында түләмәүчеләрнең өйләренә чыгалар
Август башына районда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен салынган штраф күләме 30 мең сумнан арткан 112 кеше исәпләнә. Аларның 104енең ике айлык түләү вакыты үткән. Әҗәте 10 мең сумнан арткан 17 кешенең эше район судына җибәрелгән. Суд әлеге бурычлы кешеләрне Россия Федерациясеннән читкә чыгармау турында карар кабул иткән. Штрафын вакытында...
-
Авылларда Россия әләме көнен билгеләп үттеләр
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне турындагы» Указы (20 август, 1994 ел) нигезендә тормышка ашырыла. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия әләме күтәрелде. Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак...
-
Сан алу тәмамланды
1 июльдән 15 августка кадәр районда россиякүләм чара - авыл хуҗалыгы буенча сан алу узды. Исемлеккә кертеләсе объектларны барлау эше 2015 елда ук башланган иде. Сан алу кампаниясе чорында барлыгы 26 юридик оешмадан, 216 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси предприятиедән, 23706 шәхси ярдәмчел хуҗалыктан, 86 бакчачылык ширкәтендәге 5899 дача участогыннан мәгълүматлар...
-
Гадәттән тыш Эссе август игенчене ашыктырды, урак ун көнгә иртә бетте
Районда бөртекле культуралар, нигездә, җыелып бетте. Бу хакта дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев җиткерде.
-
Экология юнәлешендә – яңа куратор
Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча районга яңа куратор билгеләнде. Бу вазифада ТР Экология һәм Табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең I дәрәҗә белгече Руслан Талбиев эшли башлады.
-
Хезмәткә хокукларны яклау буенча кайнар линия эшләячәк
26 август көнне 9.00-17.00 сәгатьләрдә гражданнарның хезмәткә хокукларын яклау буенча кайнар линия үткәрелә. Шалтыратучылар белән ул көнне Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге вәкилләре элемтәгә керәчәк. Телефоннар: 8 (843)...
-
Биш авыл җирлеге кызыл зонада
Мәләкәс, Бәтке, Комсомолец, Мусабай Завод һәм Биклән авыл җирлекләре торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю буенча кызыл зонада, дип белдерде хакимияттә үткән киңәшмәдә «Тукайжилсервис» оешмасы җитәкчесе Валентина Игнатьева, елның җиде аена нәтиҗә ясап. Бу җирлекләрдә түләүләрне җыю 93-97 процент тәшкил итә. Иске Абдул, Борды, Әҗмәкәй һәм Круглое Поле җирлекләрендә - 97-98...