Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Көн үзәгендә

Гадәттән тыш Эссе август игенчене ашыктырды, урак ун көнгә иртә бетте

Районда бөртекле культуралар, нигездә, җыелып бетте. Бу хакта дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев җиткерде.

Һәр гектардан чыккан уртача уңыш - 32,2 центнер. Бу - республика буенча алтынчы күрсәткеч. Безнең районнан алда - Балтач, Буа, Зәй, Норлат, Тәтеш районнары. Район буенча барысы 137167 тонна ашлык җыеп алынган. 2015 елның уңышы белән чагыштырганда, бу - 8 мең тоннага артык. Шуны әйтеп үтәсе килә: кайбер хуҗалыкларда бөртеклеләрнең дымлылыгы 9 процент тәшкил итә.

Район башлыгы Васил Хаҗиев бөртекле культураларны урып-җыюда катнашкан, көннәр кызу торуга карамастан, урып-җыюны тиешле темпларда алып барган һәм уңышлы тәмамлаган өчен комбайнчыларга, тракторчыларга һәм машина йөртүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.

Игеннәрне җыю тәмамлануга карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эштән туктап тормый, чөнки районда киләсе ел уңышына нигез салуга да керештеләр. 23 августка район буенча 3714 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән. Бу - көзен чәчелергә тиешле барлык мәйданнарның 27 проценты. Район буенча 10820 гектар мәйдандагы җирләр сөрелгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов сүзләренә караганда, көзге чәчү өчен туфрак эшкәртү эшләре һава температурасына бәйле рәвештә авыр шартларда бара. Моңа карамастан, хуҗалык хезмәтчәннәренә көзге чәчүнең вакыты турында онытмаска, туфрак эшкәртүгә барлык көчләрен җәлеп итәргә киңәш бирелде.

Шулай ук бүгенге көндә районда чөгендер алу эшләре дәвам итә. 343 гектардан 13 мең тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган. Әйтик, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык хезмәтчәннәре рапс культурасын суктырырга керештеләр. Алга таба 1642 гектардан артык мәйданда кукуруз җыеп аласы бар.

***

Сишәмбе көнне без «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгына юл тоттык. Ындыр табагы янында безне хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов каршы алды. Урып-җыю эшләре турында сөйләшәбез.

- Быел уңыш мулдан булды. Урып-җыюны гектарыннан 35,5 центнер белән тәмамладык. Ындыр табагына 5 мең тоннадан артык ашлык кайтарылды. Биредә шул ашлыкны эшкәртү бара. Сортлыйлар һәм калибрлыйлар. Әле берәр атналык эш бар. Монысы көзге чәчү өчен бодай, - дип төртеп күрсәтә җитәкче. - Көзге чәчү өчен барысы 600 гектар мәйданда туфрак эшкәртелгән иде. Бүгенге көндә шуның 200 гектары чәчелде. Дым булмаганга күрә, туфрак катырак, шунлыктан хезмәтчәннәргә авырга туры килә инде. 2017 ел уңышы өчен 90 тонна солы, 150 тонна арыш, 264 тонна язгы бодай, 300 тонна арпа әзерләп куелды.

Ындыр табагына үтәбез. Биредә Тәнзилә Мостафина белән Анастасия Кудряшова, себерке тотып, амбарда көшел тирәләрен җыештыралар иде.

- Монда эшләүче ханымнар - хуҗалыкның бизәге. Алар, лаеклы ялда булуларына карамастан, урак өсте җитү белән, безгә булышырга киләләр. Урып-җыюны алардан башка күз алдына да китереп булмый, - дип сүзгә кушылды склад мөдире Марс Идиятуллин. - Машинистыбыз Андрей Слепнев турында да әйтеп үтәсе килә. Биредә 20 елга якын эшли. Үз эшен намус белән башкара ул. Шоферыбыз да эш сөючән, булсынга эшли торганнардан. Алдынгы шофер дисәм дә, алдау булмас. Урак өсте җитүгә, читтән эшчеләр алсак та, ветераннарсыз безнең эшләр болай яхшы бармас иде. Алга таба да безнең белән калсыннар, - диде Марс Идиятуллин.

- Сентябрьнең уннарында чөгендер, бәрәңге, кишер алырга керешәчәкбез, егермеләре кәбестәгә тотынырга исәплибез. Чөгендердән 700-800 тонна, кишердән - 1 мең, бәрәңгедән - 2 мең, кәбестәдән - 5 мең тоннага якын уңыш көтелә, - дип планнары белән уртаклашты зирәк җитәкче.

Әле «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгындагы эшләр моның белән генә тәмамланмый. Бүген фермада 200 баш сыер өчен терлекчелек комплексын төзекләндерү белән мәшгульләр. Хуҗалыкта эшләүчеләрнең үзләренә дә яшәү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Әйтик, эшчеләргә коттедж төзеп бирү каралган. Монысы турында газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев