Авылларда Россия әләме көнен билгеләп үттеләр
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне турындагы» Указы (20 август, 1994 ел) нигезендә тормышка ашырыла. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия әләме күтәрелде. Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак...
- Комсомолец поселогында Россия әләме көнен аеруча зурлап уздырдык. Китапханәдә «Әләмдә - ил күрке» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Чарага килгән балалар һәм яшүсмерләр китапларны, журналларны аерым бер кызыксыну белән карадылар. Дәүләт әләме турында күптөрле сораулар бирделәр. Соңыннан исә бәйгеләр башланды. Балалар, бергәләшеп, «Россия әләме» флэш-мобында катнашты. Ә «Безнең илебез нинди төстә?» дип аталган викторина бөтен кешенең дә игътибарын җәлеп итте. Балалар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, дәүләт символикалары, Россиянең мәдәнияте, тарихы, гимн турында белемнәре белән уртаклашты. Яшүсмерләрнең Россия гимнын белүләре дә, аны яттан җырлап күрсәтүләре дә сөенеч булды. Чараны алып баручылар балалар белән «Безнең илебезнең әләме» дип исемләнгән мастер-класс та үткәрделәр. Сабыйлар, тиз арада, алдан махсус әзерләнгән тасмалардан илебезнең әләмен ясап күрсәтергә тиеш булды. Бөтен кеше дә әлеге чарадан канәгать калды. Балаларның шат елмаюлы йөзләрендә илебез белән горурлык, аның халкын хөрмәтләү кебек асыл сыйфатлар чагыла кебек иде, дип яздылар безгә Комсомолец поселогының китапханәчеләре Т. Лобова белән А. Галиуллина.
- «Татарстан» совхозы поселогының үзәк урамында Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук «Волонтер» клубы әгъзалары «Триколор» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Оештыручылар Кнәз җирлеге халкына Россия әләме төшерелгән тасмалар, бәйрәм турында язылган махсус буклетлар таратты. Авыл халкы бирелгән кечкенә генә бүләкләребезне рәхәтләнеп кабул итеп алды, хәтта берничәне сорап алучылар да күп булды, дип яздылар Кнәз авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев