Тукайлылар Яңа елны хәвефсез каршы алсын
Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен, пиротехник эшләнмәләр: петарда, фейерверк, салют, хлопушкалар, бенгаль утларына ихтыяҗ арта. Алар аеруча балаларда кызыксыну уята. Шуны истә тотып, пиротехника чараларын куллану кагыйдәләрен искә төшерик.