23 декабрь 2016 яңалыклары
-
Миңнеһадия әбине олуг юбилее белән котладылар
Бүген район башлыгы Васил Хаҗиев һәм хакимият вәкилләре Иске Дөреш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче районыбызның хөрмәтле әбисен - Миңнеһадия Зыятдинованы олуг юбилее - 90 яше тулуы белән котладылар. Шулай ук Миңнеһадия Зыятдин кызына Россия Президенты Владимир Путинның да котлау открыткасы тапшырылды.
-
Кече Шилнә һәм Мәләкәс авыл җирлекләре яңа автомобильле булды
Кичә, 22 декабрьдә, район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев һәм 23 авыл җирлеге башлыгы Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XI съездында катнашты. Утырыш алдыннан республиканың муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурста җиңүчеләр бүләкләнде. Алар рәтендә безнең районның Кече Шилнә һәм Мәләкәс авыл җирлекләре дә бар. Аларның башлыклары...
-
Иминиятләштерелгән кертемнәрне 26 декабрьдән кайтара башларга вәгъдә итәләр
21 декабрь көнне Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы «Татфондбанк» кертемчеләренең акчаларын кайтарырга тиешле биш банк-агентны игълан итте. Алар - «Саклык банкы», «ВТБ 24», «Россельхозбанк», «Банк «ФК Открытие», «АК БАРС» БАНК. «Кертемчеләрне конкрет кайсы банкка җибәрү, гаризалар кабул итү урынын һәм вакытын билгеләү турындагы мәгълүмат агентлыкның рәсми сайтында 2016 елның 23 декабренә кадәр...
-
«Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясе үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге акция 27 декабрьдә үтәчәк. Бу көнне 10:00тән 12:00 сәгатькә кадәр балалар, 70-36-50 телефонына шалтыратып, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, табышмакларга җавап табып, бүләк алу бәхетенә ирешәчәк. Бүләкләрнең иганәчесе -...
-
Орлык сатудан кергән керем кооператив үсеше өчен олы мөмкинлекләр бирә
Урамда -30 градус. Сәет авылында урнашкан «Ирек» җитештерү кооперативына юл тоттык. Билгеле: нинди генә һава торышы булмасын, терлекчеләрнең эше туктап тормый. Малларны вакытында ашатырга, карарга кирәк. Кооператив капкасы каршында безне «Ирек» җитештерү кооперативы житәкчесе Рөстәм Хаҗиевның улы, аның урынбасары Рамил Хаҗиев һәм баш хисапчы Фәрит Хөсәенов каршы алды. Кооператив белән...