Орлык сатудан кергән керем кооператив үсеше өчен олы мөмкинлекләр бирә
Урамда -30 градус. Сәет авылында урнашкан «Ирек» җитештерү кооперативына юл тоттык. Билгеле: нинди генә һава торышы булмасын, терлекчеләрнең эше туктап тормый. Малларны вакытында ашатырга, карарга кирәк. Кооператив капкасы каршында безне «Ирек» җитештерү кооперативы житәкчесе Рөстәм Хаҗиевның улы, аның урынбасары Рамил Хаҗиев һәм баш хисапчы Фәрит Хөсәенов каршы алды. Кооператив белән...
Көненә бер сыердан уртача 13 литр сөт савыла
- Кооперативта 531 мөгезле эре терлек бар. Шуның 170е савым сыерлар. Аларны көненә ике тапкыр биш сыер савучы сава, - дип сүзен башлады баш хисапчы Фәрит Хөсәенов.
Абзар янәшәсендә безгә ферма мөдире Әбүзәр Габдрахманов та кушылды.
- Сыер савучыларыбыз Луиза Салихова, Раушания Гарифуллина, Гүзәлия Гайнетдинова, Григорий Асанов, Ирина Короткова - кооперативның алыштыргысыз кешеләре. Бозау караучы Дания Яблонскас та яхшы эшче. Алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкара. Сыер савучыларга ял булсын өчен, аларны Гөлсәрия Мөхәммәтдинова алыштыра. Иртәнге савым 3:30 башлана, иртәнге алтыда тәмамлана. Күрше авылга кайтучы кызларны үзем машина белән илтәм. Төшке аш вакытында да килеп китәләр. Кичке 15:30да савымчылар кичке савымга киләләр. Кичке алтыда алар инде өйләрендә булалар, - дип аңлата Әбүзәр Габдрахманов.
Без сөйләшеп торган арада, яныбызга кооперативның алдынгы савымчылары Луиза Салихова белән Гүзәлия Гайнетдинова да килеп җитте.
Луиза ханым үзе шәһәрнеке булып чыкты. 1996 елда тормыш иптәше белән Сәет авылына килеп төпләнгәннәр икән. Кооперативка үзе сыер савучы, ире Самат терлекче булып эшкә урнашкач, йорт та биргәннәр. Ә Гүзәлия ханым тумышы белән Сәет авылыннан. Кечкенәдән үк биредә сыер савучы булып эшләгән әнисе белән фермага килеп йөргән. Бала чактан ук шушы авыр хезмәтнең нечкәлекләренә өйрәнеп калырга тырышкан. Хәзер инде үз гомерен сөтлебикәләр белән бәйләгәненә дә 20 ел була.
- Җитәкчебез бик әйбәт. Үз эшчеләренең тормышына битараф түгел, туган мәсьәләләрне урында ук хәл итә. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәсе килә. Шуңа да бар күңелне биреп эшлибез, - дип сөйләделәр сыер савучылар.
Ферма мөдиреннән көнлек савым турында сорашам.
- Бер баш сыерга көненә 13 литр сөт савыла. Тулаем савым - 2210 килограмм. Шуның 1900 килограммы сөт заводына озатыла. Калганы инде бозауларга тотыла, - ди ферма мөдире.
Уңай якка үзгәрешләр бихисап
«Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе урынбасары Рамил Хаҗиевтан кооперативның 2016 ел нәтиҗәләре турында сорашам.
- 2016 елда уңыш әйбәт булды, дип төгәл әйтә алам. Бер гектардан 45,8 центнер уңыш алдык. Тулай җыем - 4585 тонна. 2015 ел уңышыннан быел 1818 тонна бодай, 1362 тонна арпа сатылды. Орлык сатудан 47 миллион 918 мең сум акча керде. 2016 ел уңышыннан сатуга бодайның «Экада-109» сортының суперэлита, элита, икенче ел элита, «Иделле» сортының суперэлита, «Йолдыз» сортының суперэлита, арпаның «Раушан» сортының икенче ел элита орлыгын әзерләү бара. 2017 елда чәчәр өчен арпаның «Камашевский» сортын 267 центнер Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан сатып алдык. Ел саен әзерләнгән орлык сатылып бетә. Орлыкны үзебезнең республика районнарыннан тыш Мордовия, Удмуртия, Самара, Ульяновск өлкәсе, Башкортстан республикаларыннан килеп алалар. Быел да орлык сорап заявка бирә башладылар. Кергән керем үз вакытында хезмәт хакы түләргә, яңа техника алырга һәм төзелеш эшләрен башкарырга мөмкинлек бирә. Быел 5 млн 200 мең 395 сумлык техника сатып алдык. Бер ашлык склады, мең тонна сыйдырышлы силос-сенаж траншеясы төзелде. 100 башка исәпләнгән сыер абзарына капиталь ремонт ясалды. Яңадан бер склад төзи башладык. Шунда ук катнаш азык цехы да булачак. КЗС-20гә капиталь ремонт ясалды. Яңа линия төзелде һәм анда ике данә орлык калибрлау машинасы урнаштырылды. Янәдән тагын бер линия төзи башладык. Машина остаханәсенә капиталь ремонт ясалды. Хуҗалык территорияләре тәртипкә китерелде. Терлекчелек өлкәсендә дә уңай якка үзгәрешләр күп. Территориядән тиресләрне кырга чыгардык. Органик ашлама туфракның структурасын яхшырта, уңышны арттыра. Сөт җитештерү, узган ел белән чагыштырганда, 1нче декабрьгә 816 центнерга күбрәк. Бер сыерга уртача савым 5709 килограмм тәшкил итә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 480 килограммга күбрәк, - дип сөйләде Рамил Хаҗиев.
Кооперативның кайсы ягына карасаң да, эш гөрли. Уң якта менә дигән өр-яңа ашлык склады тора. Баш хисапчы аңлатканча, әлеге склад үзенә 800 тоннадан артык орлык сыйдыра икән. Сул якта, әкренләп кенә, катнаш азык цехы төзелеп килә. 2017 елда аны сафка бастырырга планлаштырып торалар.
Шулай ук орлыкларны сортлаучы, чистартучы, калибрлаучы, гомумән, орлыкны тиешле халәткә китерүче КЗС-20 комплексы тулысынча ремонтланган. Без килгәндә, кооператив эшчеләре шушы комплекска өстәп, тагын бер бункер көйләп яталар иде.
Техниканы ремонтлау өчен каралган остаханәдә дә үзгәрешләр бихисап. Түшәмнәр алыштырылган, эчке яктан тышланган, диварлар буялган, тәрәзә, ишекләр алыштырылган. Остаханә эчендә җылы. Техниканы әзерлек сызыгына кую өчен бар уңайлыклар да тудырылган.
2016 елда сатып алынган техника турында да кызыксындым. Бу өлкәдә дә күп эшләр эшләнгән икән. Сортлаучы, калибрлаучы агрегатлар, язгы чәчү өчен чәчкеч, сабан, терлекләргә ашлык таратучы агрегат, шулай ук терлекләргә яшел массаны кисү өчен чапкыч, орлык төягеч алынган. Гомумән, «Ирек» җитештерү кооперативының үсеше, алга карап эш итүе ачык күренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев