23 июль 2018 яңалыклары
-
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Хәрби түрә бүләккә илнең оборона сәләтен ныгытудагы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
-
Үз эшен башлаучыларга мәшгульлек үзәге акча бирә
Узган елны үз эшен башлап җибәргән биш кеше әлеге ярдәмнән файдаланган инде. Быел исә район мәшгульлек үзәгенә әлегә бер генә эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Ул агач эшләнмәләре җитештерү буенча цех ачкан. 117600 сум акчага яшь эшмәкәр шушы эшендә кирәк булган җиһаз сатып алган. Әлеге суммадагы ярдәмне теләсә нинди юнәлештә кулланырга була, дип хәбәр итә мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк.
-
“Ефәк юлы-2018”нең икенче этабыннан соң «КАМАЗ-Мастер» машиналары беренче 6 урында бара
Дмитрий Сотниковны узып, Андрей Каргинов экипажы финишка беренче килде.
-
Татарстан Президенты чираттагы ялга китте
Татарстан Республикасы Президенты вазифалары бу чорга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә.
-
Авылларның стеллалары торышын карыйлар
Районда тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия объектларның торышына зур игътибар бирелә. Атналык киңәшмә вакытында район җитәкчелеге әлеге мәсьәләне күтәреп чыгарды.
-
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Яңа экспозицияләрнең рәсми ачылышы Изге Болгар җыенына туры китерелгән.
-
Тукай районында, өстенә автомобиль төшеп, ир-ат һәлак булган
Фаҗига Бәтке бистәсендә булган.