22 декабрь 2016 яңалыклары
-
Кунакка килгән ир янгында зыян күрде
14 декабрьдә диспетчер хезмәтенә Кече Шилнә авылында мунча януы турында хәбәр килә. Борыстан салынган иске мунча хуҗалык кирәк-яраклары тоту өчен файдаланылган була. Хуҗаларга кунаклар килә. Җылырак булсын өчен алар әлеге бүлмә эчендә мич ягалар. Алар өйгә кереп чәй эчкәндә бинада ут чыга. Янгын сүндерүчеләрне чакырсалар да, мунчаны коткарып калып булмый....
-
Кнәздә чәй көнен үткәрделәр
Англия, Япония, Кытай, Үзбәкстан илләрендә чәй эчү күптәннән үзенчәлекле йолаларның берсенә, ә чәй кайнату, чын мәгънәсендә, сәнгать алымына әйләнеп килә. Бүгенге көндә бөтен дөнья буенча меңнән артык чәй сәнгате мәктәбе бар. Әлеге мәктәпләрдә чәйне ничек дөрес итеп кайнату һәм тәкъдим итүгә өйрәтәләр. Ә рус халкында самовыр янәшәсендә күмәчләр белән чәй...
-
«Питрау»ның кечкенәләр төркеме «Туым җондызы» гала-концертында катнашачак
15 декабрь көнне Мәләкәс авылы «Питрау» фольклор коллективының кечкенәләр төркеме «Туым җондызы» фестиваленең Яр Чаллыда үткән зона турында җиңү яуладылар. 18 декабрьдә алар Алабуга шәһәрендә республика турында катнаштылар. Аннан нәни «Питрау»лылар лауреат исеме алып, беренче дәрәҗә диплом белән кайттылар. Киләсе елның гыйнварында исә коллектив Казанга гала-концертка барырга җыена. Фестивальнең Алабугада...
-
Кабул итү
27 декабрь көнне тукайлылар Казанда ТР бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова белән очраша алалар. Бу көнне алар мәгариф өлкәсендә балигъ булмаганнарның хокукларын яклау буенча кабул...
-
Интернет-битендә нацист рәвешендәге фотосын куйган тукайлы штрафка тартылды
Район прокуратурасы республика экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Яр Чаллы зонасы белән берлектә Интернет челтәрендә экстремистлык эшчәнлегенә каршы законнарның үтәлешен тикшерде. Чара барышында Ильбухтинода яшәүче 27 яшьлек ир-атның «ВКонтакте» битендә нацист символикасын чагылдырган фотосын урнаштырганлыгы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге гражданинга карата КоАПның 20.3 маддәсе 1 өлеше - нацист атрибутикасын һәм...