22 октябрь 2015 яңалыклары
-
“Гиндукуш" хәрби-патриотик музеена кунакка Хәния Фәрхи килде
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи үзенең иҗат коллективы белән Иске Абдул авылына гастрольләре вакытында "Гиндукуш" хәрби-патриотик музеена сәяхәт кылды. Музей бусагасын атлап керү белән, соклануын яшермәде җырчы, шул ук вакытта үзенең яшьлек хәтирәләре белән уртаклашты. Үзенең тормышында да әфган сугышы белән бәйле тетрәндергеч вакыйга булган икән. Бәхеткә бу вакыйганың ахыры...
-
Махсус туклану кагыйдәләре
Махсус туклану төрле авырулар күзәтелгәндә билгеләнеп, һәр очракта күпмедер дәрәҗәдә үзгәртелсә дә, аларның барысына да хас уртак кагыйдәләр бар.
-
Машинасына ут төртеп туганыннан үч алган
Узган ялларда Мусабай Завод авылында 40 һәм 29 яшьлек, бер-берсенә туган булган ир-атлар алкогольле эчемлекләр кулланып ял итәләр һәм сүз ара сүз чыгып бәхәсләшеп китәләр. Икенче көнне үч итеп берсе икенчесенең «Газель» машинасына ут төртә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә автомобильнең алгы өлеше, двигателе, кабинасы янган була. Тикшерү вакытында «Газель» хуҗасының туганы...
-
Йомшак уенчыкларны ничек чистартырга?
Йомшак уенчыклар бик тә тузан җыючан була. Аларның кайбер төрләрен юарга, бигрәк тә кер юу машинасына салырга ярамый. Шуңа да андый йомшак уенчыкларны кул белән чистартырга киңәш ителә. Моның берничә ысулы бар. - Уенчыкларны зур чытыр капчыкка салыгыз, алар өстенә сода сибегез (2-3 уенчыкка ярты стакан сода исәбеннән). - Чытыр...
-
Каникуллар файдага үтәчәк
2 ноябрьдән 9ына кадәр район мәктәпләре укучылары көзге каникулда булачак. Бу көннәрдә укучыларны алдагы олимпиадаларга әзерләү буенча район лагере эшләячәк, шулай ук һәр мәктәптә чаралар планы төзелгән. 9 ноябрьдә балалар яңадан парта артына утырачак.
-
Өстәмә яллар вакытында газетаның чыгу графигы да үзгәрә
Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү сәбәпле, 4 ноябрьдә ял көне булачак. 6 ноябрьдә Татарстанда Республика Конституциясе көне уңаеннан ял итәчәкбез. 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә, бәйрәм алды буларак, эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм яллары белән бәйле рәвештә район газетасының чыгу графигы да үзгәрә. Гадәтләнелгән чәршәмбе көнне, 4 ноябрьдә,...
-
Тукайлылар “Минем әти-әнием полициядә эшли” бәйгесендә катнаша
Илебездә 1 октябрьдән "Минем әти-әнием полициядә эшли" дип исемләнгән Бөтенроссия балалар рәсемнәре бәйгесе старт алган иде. Ул Әдәбият елына багышлана һәм "Безнең заман герое" дигән девиз белән үтә. Бәйгенең район этабында катнашучылар шушы темага туры китереп ясаган рәсемнәрен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенә тапшырды. Балаларның иҗади эшләре ТР...