22 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Басу юлының юеш икәнлеген исәпкә алмаган
19 сентябрь көнне көндезге сәгать 12 тулгач, Яр Чаллы - Борды юлында «Приора» машинасын йөртүче 55 яшьлек ир-ат, автомобильнең тизлеген арттырып, идарә итүне югалта һәм юл кырыена чыгып әйләнә. Тикшерү барышында аның рульгә эчкән килеш утырганлыгы ачыклана. Баш, күкрәк җәрәхәтләре алган йөртүче БСМПга җибәрелә. Шул ук көнне бер сәгатьтән Яр...
-
Тукай районынының хаҗилары кайтырга тиеш
Быел Татарстаннан изге урыннарда хаҗ кылырга 900 кеше киткән иде. Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов хәбәр итүенчә, алар арасында 6 тукайлы да бар. Беренче төркемдәге хаҗилар Татарстанга кайтты инде. Бүген-иртәгә якташларыбыз да да изге сәфәрдән кайтыр дип көтелә. Фото чыганагы: kazan24.ru
-
Каникулсыз ноябрь: ялга туры килгән бәйрәмнәр башка көнгә күчерелми
ТР Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы канунына үзгәрешләрне кабул итте. Шулай итеп, республикада эш көннәре күбрәк булачак. Үзгәрешләр бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, аны башка көнгә күчерүне кире кага. Президент кул куйган очракта, 10 көннән гамәлгә керәчәк канунның нәтиҗәсен инде ноябрьдә үк сизәчәкбез. Чөнки...
-
Новотроицкое авылында иҗат итүче «Новый век» ансамбле «Арт-регион» фестивале лауреаты исемен яулады
Фестивальдә катнашучы коллективлар хореография, вокал, инструменталь музыка, оркестр, нәфис сүз, үзенчәлекле һәм эстрада-цирк жанры, мода театры һәм кием дизайны, нәфис һәм декоратив-гамәли сәнгать, авторлык видеороликлар номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. Район данын яклап, әлеге фестивальдә Новотроицкое авылында иҗат итеп килүче «Новый век» ансамбле чыгыш ясады. Ансамбль Новотроицкое авылы гимны дип саналган...
-
Дәүләт хезмәтендәгеләрнең еллык ялы кыскара
Дәүләт граждан хезмәте вазифаларын биләүче хезмәткәрләрнең еллык төп түләүле яллары 35 календарь көненннән 30 календарь көненә кадәр кыскартыла. Бу хакта V чакырылыш Дәүләт Советының 21нче утырышында мәгълүм булды, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы. Тагын бер үзгәреш нормалаштырылмаган хезмәт көне өчен бирелә торган еллык өстәмә түләүле ялга кагыла. Альберт Хәбибуллин тәкъдим...