Басу юлының юеш икәнлеген исәпкә алмаган
19 сентябрь көнне көндезге сәгать 12 тулгач, Яр Чаллы - Борды юлында «Приора» машинасын йөртүче 55 яшьлек ир-ат, автомобильнең тизлеген арттырып, идарә итүне югалта һәм юл кырыена чыгып әйләнә. Тикшерү барышында аның рульгә эчкән килеш утырганлыгы ачыклана. Баш, күкрәк җәрәхәтләре алган йөртүче БСМПга җибәрелә. Шул ук көнне бер сәгатьтән Яр...
19 сентябрь көнне көндезге сәгать 12 тулгач, Яр Чаллы - Борды юлында «Приора» машинасын йөртүче 55 яшьлек ир-ат, автомобильнең тизлеген арттырып, идарә итүне югалта һәм юл кырыена чыгып әйләнә. Тикшерү барышында аның рульгә эчкән килеш утырганлыгы ачыклана. Баш, күкрәк җәрәхәтләре алган йөртүче БСМПга җибәрелә.
Шул ук көнне бер сәгатьтән Яр Чаллы - Бәтке арасында тагын бер һәлакәт теркәлә. Бу юлы да машина әйләнә, ләкин басу юлында. «УАЗ» автомобиленә утырган 58 яшьлек ир-ат һава шартларын исәпкә алмый, юеш юлдан төшкәндә идарәне югалта. Нәтиҗәдә Түбән Камада яшәүче ике ир-ат төрле җәрәхәтләр алалар, алар шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатылалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев