22 апрель 2017 яңалыклары
-
Тормыш юлы – җанлы тарих
Язның кояшлы матур бер көнендә Иректаң авылына барып чыктым. Анда таныш-белешләрем күп. Авылның хөрмәтле хезмәт һәм тыл ветераны Татьяна Елисеевна Егорованың 23 апрельдә олуг юбилее - 90 яшь тулуы турында хәбәр иттеләр.
-
Бүген Казанда халыклар дуслыгы съездында Тукай районыннан да делегатлар катнаша+ФОТОРЕПОРТАЖ
Хәзерге минутларда башкалабыз Казанда "Корстон" сәүдә һәм күңел ачу комплексында Татарстан Халыкланың III Съезды бара. Анда республиканың муниципаль районнарыннан һәм милли-мәдәният оешмаларыннан 730 делегат катнаша. Чарага барлыгы меңнән артык кеше чакырылган. Алар арасында бездән дә район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә сигез делегат бар. Съезд эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт...
-
Бәйрәм бүләк иттеләр
Шушы көннәрдә ТРның Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровның инициативасы буенча «СМП» компанияләр төркеме вәкилләре мәрхәмәтлелек акциясе белән Теләнче Тамак авылында урнашкан интернат-мәктәптә, картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайтты. Балалар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен концерт программасы оештырылды. Алар алдында Әлмәт шәһәреннән килгән «Арлекино» театры чыгыш ясады.