22 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Кечешилнәлеләр депутатларны амбицияләрен өйдә калдырып, эшкә тотынырга чакырды
21 гыйнвар көнне соңгы вакытта шактый җанҗаллыга әйләнгән Кече Шилнә авыл җирлегендә халык җыены узды. Биредә узган көздә җирле үзидарә органнарына сайлаулар бик киеренке үткән иде. Депутатлар башта җирлек башлыгын сайлый алмады, аннары бюджет кабул итә алмый интектеләр. Депутатлар корпусында бердәмлек юк.
-
Качману бәйрәменә багышланган гыйбадәт үтте
19 гыйнвар православие календаре буенча - олы бәйрәм Качману көне. Ул христиан диненең мөһим вакыйгаларының берсе. Качману 19 гыйнвар төненә туры килә. Барлык гыйбадәтханәләрдә һәм чуму өчен әзерләнгән сулыкларда суны изгеләндерәләр.
-
Яраткан эш – ярты бәхет
Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илсөяр Мөхтәр кызы Галиева шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте.
-
Сөт кышын да мул алына
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыклар елны уңышлы төгәлләгәннәр. Терлекчелек продуктлары җитештерүдә сизелерлек алга китеш бар. Ит җитештерүдә сәнәгать нигезендә эшли торган «Чаллы-Бройлер», «Кама-Бекон» җәмгыятьләре алдынгылар рәтендә. Сөт җитештерүдә дә шактый алга китеш күзәтелә. Әйтик, 2015 елда районда 26600 тонна сөт җитештерелгән. Бу исә 2014 ел...
-
«Җәйләүгә интернет керсә, мин дә рәхмәт әйтер идем...»
Чәршәмбе көнне авылларда халык җыеннары башланды. Беренчеләрдән булып мондый очрашулар Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә үтте. Җыеннар башланганчы, халыкның сорауларын район бүлекләре һәм хезмәтләре белгечләре тыңлады.
-
Тукайлыларның торак-коммуналь түләүләр буенча 4 миллионга якын бурычлары бар
Узган ел район халкына 141,63 млн сумлык торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтелгән. «Тукайжилсервис» ҖЧҖ директоры Валентина Игнатьева хәбәр итүенчә, шулардан 137,77 млн сумы түләнгән. Бу гомуми сумманың 97,28 процентын тәшкил итә. Калган бурыч - 3,86 млн сум. 2014 елда тукайлыларның 1,32 млн сум бурычлары булган. 5 авыл җирлеге түләүләрне 100 процент җыюга...
-
Тукайлылар планеталар парадын күзәтә ала
Дөнья мәшәкатьләреннән бераз гына арынып, төнге күк йөзен күзәтергә бер сәбәп табылды. 20 гыйнвардан ай дәвамында күк йөзендә планеталар парадын күзәтергә була. Бу күренешне соңгы мәртәбә 2015 елда күрергә мөмкин булган. Биш тезелгән планета - Меркурий, Венера, Марс, Юпитер һәм Сатурнны - күк йөзендә таң атырга бер сәгать кала күзәтергә...
-
«Таныш булыйк» кичә-концертына чакырабыз
30 гыйнвар 16:00 сәгатьтә «Мәләкәс аръягы» микрорайонында һәм «Кызыл Чаллы» коттеджлар бистәсендә яшәүчеләр өчен «Эврика» мәдәният үзәгендә «Таныш булыйк» дип аталган кичә-концерт үткәрелә. «Эврика» мәдәният үзәгенең адресы: Гостев урамы, 29 йорт, «Студентлар» урамы күперен чыккач. Кичәне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Рзаева алып бара. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефоннар:...