21 гыйнвар көнне соңгы вакытта шактый җанҗаллыга әйләнгән Кече Шилнә авыл җирлегендә халык җыены узды. Биредә узган көздә җирле үзидарә органнарына сайлаулар бик киеренке үткән иде. Депутатлар башта җирлек башлыгын сайлый алмады, аннары бюджет кабул итә алмый интектеләр. Депутатлар корпусында бердәмлек юк.
- Интернет челтәрендә нинди генә күңелсез язмалар юк. Без бит депутатларны халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен сайладык. Үзем дә, әтием дә депутат булып тордык. Бу бит зур җаваплылык. Мөнәсәбәтләр ачыклаудан туктап, җирлектәге халыкны борчыган сорауларны хәл итәргә кирәк, - диде Гөлия Коровина.
Светлана Дзюбенко җирле депутатларның эшчәнлегенә күзәтчелек итү өчен инициатив төркем оештыру тәкъдиме белән чыкты. Шуңа күрә Кече Шилнәдә тиздән үз халык фронты оешу да ихтимал.
Җыенда катнашкан район башлыгы Васил Хаҗиев та үзенең чыгышында бу хәлгә тыныч кына карап тормаячагын белдерде. Васил Гариф улы депутатларны берләшергә чакырды һәм җирлектәге мәсьәләләрне хәл итүдә җиң сызганып эшкә тотынырга өндәде. Үз чиратында, районнан да ярдәм күрсәтеләчәге турында әйтте.
Кече Шилнә җирлеге бүген районда финанс хәле иң яхшы җирлек. Җыен үткән көнгә җирлек бюджетында 3 миллион сумнан артык акча бар. Авыл җирлеге башлыгы Генадий Харитоновның хисап чыгышыннан күренгәнчә, узган ел җирлек бюджетының керем өлеше 122 процентка үтәлгән, планлаштырылган 18,3 миллион сум урынына 22,4 миллион сум акча җыелган.
Җирлектә юллар төзекләндерү, газ кертү, су кертү мәсьәләләрен хәл итәсе бар. Шәһәр катында ук урнашкан Кече Шилнә җирлегенә кергән торак пунктларда төзелеш киң колач белән бара. Соңгы елларда «Опушка» дип аталучы яңа поселок үсеп чыкты. Әлбәттә төзелеш барган яңа урамнарда коммуникацияләр салу гына түгел, социаль - культура объектларын булдыру проблемасы килеп баса. Әйтик, Белоус поселогында былтыр медпункт ачылды, хәзер биредә яшәүчеләр клуб сорыйлар.
Авыл җирлеге башлыгы Генадий Харитонов узган елда җирлектә башкарылган эшләргә анализ ясады, 2016 елда төзекләндерү, юллар һәм тротуарлар салу, урамнарга яктырткычлар кую, балаларга ял мәйданчыклары төзү, газлаштыру, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне яңарту, зиратларны карау буенча эшләр планлаштырылуын җиткерде.
Чыгыш ясарга теләүчеләр исемлегенә 20 кеше язылган иде. Һәркемгә 3 минут бирелсә дә, берсе дә ул вакытка сыеша алмады. Бер-берсеннән гаеп эзләүдән тыш, бу чыгышларда халыкны борчыган сораулар да яңгырады.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев