21 февраль 2018 яңалыклары
-
"Аларны әфганчылар дип атадылар " дигән батырлык дәресе узды
14 февраль Комсомолец поселогы «Браво» мәдәният йорты узәгендә "Аларны әфганчылар дип атадылар " дигән батырлык дәресе узды. Чарада «кайнар нокта»дан исән кайту бәхетенә ирешкән сугышчылар гаиләләре, Бөек Ватан сугыш чоры балалары һәм мәктәп укучылары килгән иде. Программада: әдәби -музыкаль композиция, бер минут тынлык, солдатларга багышланган презентация, китап кургәзмәсе. Лобова Т.А,...
-
Тукай районы шахмат-шашка темпо-турнирында 3нче урынны яулады
Яр Чаллы шәһәре, «Этюд» шашка-шахмат мәктәбендә өлкән яшьтәгеләр арасында VIII Республика куләм шахмат-шашка темпо-турнирының зона ярышлары узды. Анда Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Актаныш, Минзәлә районнары командалары катнашты. Нәтиҗәдә: Тукай районы - 3нче, Актаныш районы - 2 нче, Яр Чаллы командасы - 1нче урын яуладылар.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне!
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче...
-
Кнәз җирлеге халкы: «Бездә су алтын торбалардан киләдер инде?!»
Шилнәбаш һәм Кнәз авыл җирлекләрендә халык җыеннары бер көнне узды. Шилнәбашта хисап җыелышы бер рухта, тыныч кына үтсә, Кнәздә хәтта кычкыруларны тыю өчен полиция хезмәткәренең катнашуы кирәк булды. Аңа мәдәният йорты тамаша залының арткы рәтендә басып торган ир-атларны чыгарып җибәрергә туры килде. Сораулар күп булды, кабатланды да. Шәһәр яны авылларының...
-
"Яралар яңарган көн"
Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 29 ел тулу уңаеннан, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты, Ташкичү авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, "Яралар яңарган көн" дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Бездә кунакта Әфганстан җирләрендә интернациональ бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбыз, хәрби хәрәкәт ветераннары Илдус Сафин белән Мәүҗетдин Сираев булдылар. Алар үзләренең хәрби хезмәттә үткән...
-
Илмир Ямалов юбилее уңаеннан оештырган концертка шәхси чакыру билеты уйната
Тукай районы артисты, Мусабай Завод авыл җирлеге советы депутаты Илмир Ямалов 30 яшьлек юбилее уңаеннан 2 март көнне туган авылында концерт оештыра. Тамашада Казан артистлары - Илмирның сәхнәдәш дуслары, шулай ук Мусабай Завод авылы талантлары да катнашачак. Шушы уңайдан "Якты юл" газетасы әлеге концертка Илмир Ямаловның шәхси чакыру билетларын уйната....
-
Конкурс нәтиҗәләре буенча
Район сәнгать мәктәбенең Мәләкәс авылында эшләп килүче сәгать булеге укытучысы Оленева Оксана Геннадьевна "Камские узоры"дигән районара конкурс җиңүчесе булды,бу бәйге РФ Президенты гранты программасы кысаларында узды.
-
21 февраль көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 21 февраль көнне, Тукай районында, көн болытлы булачак, кар көтелә. Һава температурасы көндез -6 градус салкынлык, төнлә -7 градус. Җил секундына 3 метрга кадәр. Sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -9 градус салкын булачак.