2030 елда мөселманнар Рамазан аен ике тапкыр каршы алачак
2030 елда Татарстан мөселманнары, бөтен дөньядагы дин кардәшләр кебек үк, Рамазан аен ике тапкыр каршы алачак. Моның сәбәбе — ислам ай календаренең кояш календареннән якынча 11 көнгә кыскарак булу. Шуңа күрә Рамазан ае ел саен иртәрәк килә.