“Хатын сине аңлый мени ул...”
Казаннан кузгалып китүгә автобус эчендә яңгырый башлаган тавыш Чаллы автовокзалына кадәр дәвам итте. Юк, ызгыш-талаш түгел, ә шофер янындагы утыргычта бик көр кыяфәттә бертуктамый сөйләшеп барган ир-егетне күздә тотуым. Сизелеп тора: юлга чыгар алдыннан әйбәтләп кенә тамак чылатып алган. Шунысы бар: ул ямьсезләнеп сөйләшми, телендә сүгенү сүзләре дә юк. Кайбер автобуста пассажирлар өчен юл буе телевизор эшләп барса, бүгенге сәяхәттә телевизорны шушы ир алыштырырга җыенган диярсең. Аңлавымча, ул таныш шоферы янына “куян” булып кына менеп кунаклаган. Аның бертуктамый телефоннан сөйләшүен, өч сәгатьлек монологын (шоферның ара-тирә сүз кыстырып баруын исәпкә алмасак) тыңлап баруга дучар ителгәч, язмыш китабының берничә бите минем дә күңелемә сызыла барды. Укучы гафу итсен, бу язмада эзлеклелек тә, аерым гына бер гыйбрәтле вакыйга да күзгә чалынмаска мөмкин...