Туган як шифасы, басма прәннекләр һәм аналар кулы җылысы — барысы да фронт сызыгындагы ир-егетләребезгә
«Татарстан» совхозы поселогында зур хәйрия эше кайнап тора. Биредәге авыл китапханәсе атнасына бер тапкыр чын волонтерлар штабына әверелә. Киң күңелле авыл хатын-кызлары, хәрбиләребезгә өй күчтәнәчләре һәм коры ашлар әзерләү өчен, нәкъ менә бирегә җыела. Без дә әлеге штабта игелекле эшнең ничек башкарылганын һәм яу кырындагы хәрбиләребезнең иң авыр минутларда җылытачак ул ярдәмнең ничек тууын үз күзләребез белән күреп кайттык.