Айдар Сәлимгәрәев: «Медиа Сабан туе – кеше эшләгәндә без ял итә торган бердәнбер көн»
Чирмешәндә республика журналистлары өчен Медиа Сабан туе узды. Татарстанның «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде һәм район хакимиятенә оештыру эшләре өчен рәхмәт белдерде.