Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Бәйрәм

«Ләйсән» балалар бакчасында хәзинә тапканнар

Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен табигатьне өйрәнүгә юнәлтелгән махсус квест уздырылды.

«Хәзинә артыннан ау. Бакчада нәрсә бар?» дип аталган мавыктыргыч уенда балалар үзләренә бирелгән маршрут битләре буенча эш иттеләр. Алар зур кызыксыну белән тере табигать объектларын эзләп таптылар һәм исемлеккә билгеләп бардылар.

Әлеге уен балалар өчен зур ачышлар ясау һәм шатлык китерү чарасына әверелде. Иң мөһиме — максатка ирешелде: мондый чаралар күңел ачу гына түгел, балаларда күзәтүчәнлекне үстерә, кызыксынучанлык уята һәм тирә-юньгә сакчыл караш тәрбияли.

Фото: район мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев