Республикада 4 июльдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, көн дәвамында көньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк, тизлеге 4–9 м/с җитәчәк, урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +14...+19°, көндез +26...+31° булачак.
Нет комментариев