Теләнче Тамак мәктәбендә офицер-танкист белән очрашу үтте
Теләнче Тамак мәктәбенә үзенең чыгарылыш укучысы, хәзерге вакытта офицер Марат Сәләхов килеп китте. Престижлы танк училищесын тәмамлаган якташыбыз белән очрашу укучылар өчен гади сыйныф сәгате генә түгел, ә бурыч, юл сайлау һәм Ватанга мәхәббәт турында ихлас сөйләшү булды.