"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Быелгы август яңгырлары, дымлы һава – урып-җыю эшләрен динамикалы башкаруда уңайсызлыклар тудырды. Шуңа да карамастан район игенчеләре кояшлы, аяз көннең һәр минутын файдаланып калырга тырыштылар.
Бакча кишәрлегендә, өй янындагы участокта яшелчә, җиләк-җимеш, гөлчәчкәләр үстерүчеләр турында сүз барганда күпчелек кеше өлкән яшьтәге, лаеклы ялга чыккан кешеләрне күз алдына китерә. Бу, дөрестән дә, еш кына шулай була.
0