Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тышкы һәм эчке матурлык

Бакча кишәрлегендә, өй янындагы участокта яшелчә, җиләк-җимеш, гөлчәчкәләр үстерүчеләр турында сүз барганда күпчелек кеше өлкән яшьтәге, лаеклы ялга чыккан кешеләрне күз алдына китерә. Бу, дөрестән дә, еш кына шулай була.

Тик, һәр нәрсәдә чыгарма булган шикелле, бакчада эшләргә, яшелчә, җимеш-җимеш, гөлчәчкәләр үстерергә яратучылар арасында яшь буын вәкилләре дә очрый.

Әҗмәкәй авылында яшәүче яшь парлар – Светлана белән Альберт Акберовлар нәкъ әнә шундый гаилә. Аларның йорты каршыннан үтеп китүче кешеләр – җәяүлеме ул, автомобильдә җилдерүчеме – искиткеч гүзәл күренешкә сокланып, бер мәлгә туктап кала.

Алар ихата эчендәге, йорт тирәсендәге гүзәллекне күрсәләр ни әйтерләр иде икән?! Хәер, биек йортның тәрәзә төпләрендә – тышкы якта! кашпо, вазоннарда тирә-якка ямь бирүче гөлчәчкәләрне ерактан күреп алырга була. «Альберт менә монда – урам ягында – койма периметры буенча чәчәк утырту өчен иркен урын хәстәрләде. Тормыш иптәшем төп хезмәтеннән бушагач бакча, йорт эшләрендә ярдәмләшә. Матур хыяллар, уйпланнарыбызны уртага салып сөйләшәбез һәм бергәләп тормышка ашырабыз. Шул рәвешле яшәгәндә уңышка, матурлыкка, тату тормышка ирешергә була», – дип эчтән балкып сөйли Светлана.

Әҗмәкәй авылына килеп төпләнгәнче Светлана белән Альберт Акберовларның бакчачылык, җир эшкәртү буенча тәҗрибәләре була. «Без – Яр Чаллыда туып-үскән кешеләр. Аерма бары тик шунда гына – мин җәйләрне әниемнең туган авылында – Ютазы районы Ташкичүдә – дәү әнием янында уздырдым. Шулай балачактан каз-үрдәк бәбкәләре, тавык чебешләре – йомры-йомшак “йомгаклар” белән “уйнап”, аларны карга һәм карчыгалардан саклап үстем. Әнием күп төрле гөлләр үстерә. Флора һәм фаунаны ярату сабыйчактан каныма сеңгән. Үсмерчагымнан үз йортым, бакчам булса иде дип уйлый идем. Менә шул матур хыял башта бакча кишәрлеге, аннары йорт-җир булып тормышка ашты.

2013 енче елда Альберт белән гаилә кордык һәм шәһәр фатирында яшәүне дәвам иттек. Туйда бүләк ителгән акчага Игенче авылы янәшәсендәге таудан җыйнак кына өе, җимеш куаклары һәм агачлары булган бакча сатып алдык. Яшелчә, аштәмләткечләр, җир җиләге үстердек. Үсемлек орлыкларын чәчү, аларның шытып чыгуын көтеп алу, тернәкләнеп китүләрен күзәтү, чәчәк атулары һәм җимеш бирүләре – искиткеч! Алар да кеше гомере кебек юл үтәләр. Аларның да үз холкы, үз сыйфатлары бар», – дип Светлана кояшлы урынны үз итүче, яисә киресенчә – күләгәле якны яратучы, яисә кояшлы һәм дымлы җирне өстен күрүче чәчәкләр, гомумән үсемлекчелек хакында яратып сөйли. Йөзләгән исемдәге һәм төрле сортлы чәчәкләрнең – һәммәсенең дә! исемен генә түгел, “холкы” турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Һәм ялыкмыйча, һәм арымыйча. Бу – бары тик табигатьне яратучы, җиргә хөрмәт белән караучы кешедә генә була торган сыйфат. Чәчәкләр патшалыгы королевасы дип әйтү – исеменә җисеме туры килү була. Гөлчәчкәләр арасындагы Светлана – яктылык бөркеп, нур чәчеп тора!

Капчыкта үскән кыярлар – телеңне йотарлык

Фән, техника, медицина өлкәсендә, авыл хуҗалыгы тармагында төрле сынау, эксперимент, тәҗрибәләр үткәреп файдалы ачышлар ясалып тора һәм кешелек алга китә. Экспериментлар тормыш-көнкүреш, гомумән яшәешне алга этәрә.

«Үсемлекчелек тармагында сынаулар үткәрү кирәк. Мисал өчен, быел кызыклы тәҗрибә ясадым, нәтиҗәсе көтелгәннән шәбрәк булды. Үткән елгы помидор сабакларын капчыкларга тутырып куйдым. Үсентеләр утырту вакыты җиткәч шул сабакларны егерме-утыз сантиметр тирәсе җир (туфрак) белән капладым һәм кыяр орлыгы чәчтем. Бик шәп булып үсеп киттеләр, яхшы уңыш бирделәр. Үзебез, әти-әнием һәм каенанам – яздан кыяр белән сыйлана башладык. Капчыкта үскән кыярларның тәмлелеге! Бу тәҗрибәм дә уңышлы булгач төрле сынаулар үткәрергә канатлар куелды.

Ике теплицада да яшелчә, яшел тәмләткечләр иркенләп үсә, мул уңыш бирә. Кыяр – дымлы, җылы һаваны ярата. Помидор артык дымны яратмый. Шуңа күрә берсендә – кыяр, икенчесендә – помидор үстерәм. Кәбестәгә килгәндә исә, кольраби – бик тә “рәхмәтле” яшелчә. Иң беренче булып уңыш бирә. Файдалы, диетик яшелчә. Ашаган саен ашыйсы килеп тора. Гомумән, кәбестәне үстерергә дә, аның белән сыйланырга да яратам. Брокколи, ак кәчәнле, төсле, чәчәкле кәбестә... Пешереп, томалап, кыздырып, тозлап, әчетеп, свежий кәбестәдән салат ясап... Беренче һәм икенче ашларга, салат, пирогларга эчлек өчен дә бик тәмле яшелчә.

Яшел кыяк булып үсемлекләрнең төртеп чыкканын күрү – күңелгә бәльзәм. Ә инде чәчәкләр! Алар хакында күпме сөйләсәң дә аз булыр төсле», – дип, бер ишеләре бик нәзәкатьле, кайсылары купшы, ә бәгъзеләре гади булуына карамастан сөйкемле, гомумән алганда һәрберсе игътибарны үзенә җәлеп иттерә һәм яраттыра белүче чәчәкләре турында бик яратып сөйли Светлана.

Сәламәт яшәү рәвеше – зур бәхет

Кемдер чәйне кара яндырып – куе итеп, кайберәүләр – сыеграк итеп, бәгъзеләр – яшел чәйне уртлап-уртлап кына касәдән эчәргә ярата. Чәй тәме – чәк-чәк, бавырсак, бал-май, кайнатма... Хәзер, уртак сөенечкә, күпчелек гаиләләр сәламәт яшәү рәвешен үз итә. Яшьләрнең күбесе дөрес туклануны хуплый. Светлана: «Бөтнек салынмаган чәйне эчә алмыйм. Чәй тәме – үлән белән! Сөтләпме, лимон телеме салыпмы, болай гынамы – барыбер, тик бөтнек салынган булсын. Бөтнек, мелиссаны суыткычта туңдырып куям. Искиткеч! Үләнле чәй кышкы суыкта язлар сулышын, җәйләр ямен кайтара. Бигрәк тә әти-әни, каенанам, туганнар, дус-ишләр белән табын түгәрәкләнгәндә. Чамасын белеп камыр азыкларын да ашыйбыз. Бал – иң шифалы, ләззәтле ризык. Хуш исле – бөтнекле чәй эчүләре җан рәхәте», – дип татарча, Акберовларча чәй церемониясе, чәй тәме хакында мавыгып сөйли.

Ирле-хатынлы Акберовлар – сәламәтлекләрен кайгыртып яшиләр. Рухи байлыкка ия булган яшь парлар сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан физик күнегүләр ясыйлар. Светлана бу хакта: «Чамасын белеп спорт белән шөгыльләнәбез. Альберт бу өлкәдә аеруча дисциплина ярата. Уңышка ирешүче ир-егетләргә хас булганча фитнес белән шөгыльләнә. Әтиәниләребез дә сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Дөрес тукланалар. Әти-әнием көн саен Чулман буенда җәяү йөрүне үз итә, иртәләрен гимнастика ясыйлар. Каенанам – спортсменка, велосипедта җилдерә. Яшәүнең ямен, тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк. Әти-әниләр гомер буе хезмәт куйганнар. Хәзер алар – лаеклы ялда. Чын-чынлап лаеклы ял булсын ул. Дөнья матурлыгы – тынычлыкта-иминлектә һәм сәламәтлектә», – дип, матур уй-фикерләре белән сокландыра Светлана.

Уңган-булган килене турында каенана кеше: «Светлана гөлбакчадай күңеле белән үзенә каратты. Беренче күрүгә үк кабул иттем, ошаттым. Улым белән киленемнең бер-берсен яратуларына, алар арасындагы җылы мөгамәләгә шатланып бетә алмыйм. Бала бәхете – ана өчен иң зур бүләк. Ил-көннәр тыныч-имин булып, саулыксәламәтлек белән, бер-берсен һәрвакыт кайгыртып, хөрмәт итеп яшәсеннәр. Иң зур теләгем шул», – ди Гөлүзәр Акберова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев