Шушы яктан, шушы туфрактан – без!
Җәйнең иң матур мәлендә – июньнең соңгы шимбәсендә Мәләкәстә «Авыл көне» бәйрәме узды. Бу бәйрәм – Сабан туен хәтерләтте. Бәйрәмгә Мәләкәстә туып-үскән һәм республикабыз район, калаларында, еракларда яшәүче бик күп якташлар кайткан, тирә-күрше авыллардан кунаклар килгән иде. Зур чарага килгән кунаклар – «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе» рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Тукай район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Илдус улы Закиров халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Шушы җирлектә туып-үскән һәм эшендә зур дәрәҗәгә ирешкән – туган авылын һәм газиз халкын хөрмәтләп яшәүче Иван Алексеевич Еремеевка, Тукай районы башкарма комитетына, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Руслан Валентинович Ивановка шушы бәйрәмне оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр.