“Каскадерлар” кебек
1 сентябрьдә иртәнге алтынчы яртыда Тукай районы территориясендә «Яр Чаллы-Зәй – Әлмәт» автомобиль юлының 10нчы километрында, 36 яшьлек «Лада Ларгус» автомобиле йөртүчесе, Удмуртия гражданины, Зәй ягыннан Яр Чаллы шәһәре юнәлешендә барганда РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.1 пунктын бозып, куркынычсыз тизлекне сайламаган нәтиҗәдә электр линиясе баганасына бәрелә һәм юл читенә әйләнеп килеп төшә.