Сөтле чәй эчегез!
Әгәр чәйне сөтләп эчсәң, сусауны да, ашыйсы килүне дә бер үк вакытта басарга була, чөнки бу очракта эчемлек шактый туклыклы булып чыга, дип белдерә диетолог Михаил Гинзбург. Аның сүзләренчә, сөтле чәйне ашказаны авырулары булган очракта да эчәргә була. Сөтле чәй — ул эчемлек кенә түгел, ә үзенә күрә бер ризык та. Ягъни, әйтик, кешенең эчәсе генә түгел, ашыйсы да килә икән, ул сөтләп чәй эчә ала, — дип белдерә Гинзбург.