Районыбыз алдынгылар сафында
Бүгенге таләпләр энергияне сак тоту технологияләренә күчү кирәклеген кискенләштерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын ачу тантанасында хәбәр итте. Форум "Казан Экспо" территориясендә узды. Быел форумда Россиянең 34 регионыннан 63 компания катнашты. Моннан тыш, форум кысаларында "Энергетика. Ресурсларны саклау" һәм Татарстан Министрлар кабинеты утырышы үтте.