Пәйгамбәрләргә ышану
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
Аллаһ Коръәндә «Ниса» сүрәсенең 165нче аятендә: «Рәсүлләр үзләренең бурычларын үтәгәннән соң, Ахирәттә динсезләр: «Әй, Аллаһ! Безгә китап иңдермәдең, рәсүлләр күндермәдең», – дип аклану булмасын өчен Аллаһ Тәгалә Аңа итагать итүче хак мөэминнәрне Җәннәт белән шатландыручы һәм Аллаһка итагать итмәүчеләргә Җәһәннәм газабы булачагын хәбәр бирүче пәйгамбәрләрне җибәрде», – ди.