Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пәйгамбәрләргә ышану

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим  Аллаһ Коръәндә «Ниса» сүрәсенең 165нче аятендә: «Рәсүлләр үзләренең бурычларын үтәгәннән соң, Ахирәттә динсезләр: «Әй, Аллаһ! Безгә китап иңдермәдең, рәсүлләр күндермәдең», – дип аклану булмасын өчен Аллаһ Тәгалә Аңа итагать итүче хак мөэминнәрне Җәннәт белән шатландыручы һәм Аллаһка итагать итмәүчеләргә Җәһәннәм газабы булачагын хәбәр бирүче пәйгамбәрләрне җибәрде», – ди. 

***
Кәрим бабасы белән болынга печән җыярга барды. Малай табигать матурлыгына карап сокланды. Эштән туктап ял иткән арада алар Аллаһның могҗизалары хакында сөйләштеләр. Малай:
– Бабакай, мин кыш айларында җәйне сагынам. Бөтен кеше дә шулай микән ул? – дип гаҗәпләнде.
– Улым, җәйге чорда урман-кырлар, бакчалар Җәннәтне хәтерләтә. Шуңа күрә булса кирәк, җәйне сагынабыз. Атабыз Адәм галәйһиссәлләм белән Һәүва анабыз җиргә төшерелгәнче Җәннәттә яшәгәннәр. Димәк, кешенең җаны Җәннәтне сагынып яши. Әгәр дә мөселманнар бу дөньяда Аллаһ Тәгалә кушканча яшәсәләр, үлеп терелгәннән соң яңадан Җәннәткә кайталар.
– Бабай, без җирдә бераз яшибез дә, аннары Җәннәткә кайтабызмы?
– Әйе, улым. Бу җиргә без билгеле бер вакыт яшәр өчен килгәнбез, ул вакыт гомер дип атала. Гомер иткәндә адәм баласы төрле авырлыклар, кайгылар күрә, чирли, якын кешеләрен югалта. Болар барысы да сынау, имтихан дип атала. Әгәр дә кеше сынауларны яхшы итеп тапшырса, Аллаһ Тәгалә әзерләп куйган Җәннәткә керә.
– Бабакай, ә ул сынауны ничек дөрес итеп тапшырырга? Аны кайдан белеп була? 
– Бик дөрес сорау бирдең, улым. Кеше җирдә ничек яшәргә тиешлеген белсен өчен Аллаһ Тәгалә өйрәтүче бәндәләрен – пәйгамбәрләрне җибәргән. Пәйгамбәрләр – кешеләрне туры юлга өндәү өчен Аллаһ тарафыннан җибәрелгән илчеләр. Җир йөзенә бик күп пәйгамбәрләр килеп киткән. Аларның төгәл санын Аллаһ Тәгалә генә белә. Барлык пәйгамбәрләр арасында иң хөрмәтлесе – Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм. Аллаһ аны хәбибем, Үземнең яратканым дип әйткән. Кәрим, син Коръәндә искә алынган пәйгамбәрләрнең исемнәрен ятлаган идең, искә төшереп үтик әле. 
– Аллаһ Коръәндә егерме биш пәйгамбәрнең исемен әйткән: Адәм, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Ибраһим, Лут, Йуныс, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әйүб, Шөгайб, Муса, Һарун, Әл-Ясагъ, Зөл-кифел, Давыд, Зәкәрия, Сөләйман, Ильяс, Яхъя, Гайсә галәйһиссәлләм һәм ахырзаман Пәйгамбәре – Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм. Пәйгамбәр булырга бик нык теләгән кеше пәйгамбәр була аламы ул? 
– Кешеләрдә булган сыйфатлар, холык пәйгамбәрләрнең һәммәсендә дә бар. Алар да авырганнар. Әйүб пәйгамбәр озак еллар бик нык чирләгән, хәтта халык арасында тора алмыйча, хатыны белән шәһәр читендә көн күргән, чөнки кешеләр аның чире йогышлы дип бик нык шикләнгәннәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм дә авырлыклар, кайгылар күргән, ачлык белән дә сыналган. Җир йөзендә иң нык сыналган кешеләр – пәйгамбәрләр. Пәйгамбәрлек ул Аллаһ каршында тырышып эшләп, гыйбадәт кылып алына торган эш, кәсеп түгел. Аллаһ Үзе кешеләр арасыннан иң хөрмәтлесен сайлап ала һәм аңа бик күп сәләтләр биреп пәйгамбәр итә. Пәйгамбәрләр – саф күңелле, гөнаһтан бик нык саклана торган, Аллаһ кушканны җиренә җиткереп үтәүче, Аллаһ әмерләрен, Аллаһның күрсәтмәләрен кешеләргә төп-төгәл итеп җиткерүчеләр.
– Бабакай, пәйгамбәрләрнең яхшы сыйфатлары, сәләтләре балаларына күчеп, алар да пәйгамбәр буламы? 
– Пәйгамбәрлек ул – Аллаһ Тәгалә ихтыяры, Раббыбыз теләге белән генә бирелә. Әтиле-уллы пәйгамбәрләр булган: Ибраһим галәйһиссәлләм һәм аның уллары Исмәгыйль белән Исхак галәйһиссәлләмнәр; Ягъкуб галәйһиссәлләм һәм аның улы Йосыф галәйһиссәлләм. Давыд галәйһиссәлләм һәм аның улы Сөләйман галәйһиссәлләм. Улым, әйт әле, бер пәйгамбәргә ышанып, башкасына ышанмау дөрес буламы?
– Бабакай, мин иман шартын беләм. Без Аллаһның барлык пәйгамбәрләренә дә ышанабыз. 
– СубхәәнАллаһ. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Бөтен пәйгамбәрләр кардәшләр һәм аларның диннәре бер», – дип әйткән. 
Бер кыйсса
Ә хәзер бер кыйсса сөйлим, син ошбу хикәяттән Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең сыйфатын әйтерсең. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә пәйгамбәрлек килгәнче үк аны Мөхәммәд Әмин дип атаганнар. Әмин ышанычлы дигән мәгънәне аңлата. Мөхәммәднең ышанычлы кеше булуын, хәтта ки аның дошманнары да раслаганнар һәм таныганнар. Пәйгамбәребезгә дошман булган Әбү Җаһилгә Мәккәдә яшәүче бер кеше очрый һәм: «Монда бездән башка беркем дә юк, дөресен генә әйт әле: Мөхәммәд дөресен сөйлиме, әллә ялганлыймы?» – дип сорый. Шунда Әбү Җаһил як-ягына карана да, тирә-юньдә кеше юклыгына ышангач: «Дөресен генә әйткәндә, Мөхәммәд һәрвакыт дөресен генә сөйли. Аның бервакытта да ялганлаганы булмады», – дип җавап бирә. «Шулай булгач, нигә соң син аңа ышанмадың?» – дип сорый теге кеше Әбү Җаһилдән. «Безнең кабилә күптән инде Мөхәммәд кабиләсе белән дошман. Әгәр дә мин аны танысам, кешеләр: «Аларның нәселеннән пәйгамбәр чыкты», – дип әйтерләр. Ә без пәйгамбәрне кайдан алыйк? Шуңа күрә без аның пәйгамбәрлеге белән килешә алмадык», – дип җавап бирә.

***
– Бабакай, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бары тик дөресен генә сөйләгән. Хәтта дошманы да аның хакында ышанычлы, әмин дип әйткән. Ә без кайвакыт алдашабыз
– Әйе, улым. Пәйгамбәрләр тугрылык, сиддыйкъ сыйфаты белән сыйфатланганнар. Аллаһның ихтыярын халыкка җиткерергә тиешле кеше ышанычлы, тугры, бик тә гадел, кыскасы, сиддыйкъ булырга тиеш.
– Пәйгамбәрләр гөнаһсыз дип әйттең, бабакай. Уйлап карасаң, алар да бит безнең кебек үк кешеләр.
– Пәйгамбәрләр кешеләргә бар яклап та үрнәк булганнар. Үзең уйлап кара: әгәр пәйгамбәр бер төрле сөйләп икенче төрле гамәл кылса, кешеләргә ничек итеп Аллаһның әмерләрен җиткерер иде? Тагын бер хикәят сөйлим. 
Кыйсса
Мәккәдәге Кәгъбәне төзекләндерергә кирәк була. Ул вакытта Мөхәммәдкә пәйгамбәрлек килмәгән була әле. Ул да башкалар кебек аркасына ташлар салып ташый. Шунда абзыйсы: «Улым, башка туганнарың кебек халатыңны сал да, җилкәңә урап куй, ташлар җилкәңне авырттырмас», – ди. Мөхәммәд абзыеның сүзен тыңлап халатын салуы була, аңын югалтып егыла. Абзые аның янына йөгереп килә һәм ни булганлыгын сорый. Мөхәммәд: «Мин кемнеңдер тавышын ишеттем. Ул: “Әй, Мөхәммәд, кешеләр арасында шәрә торма. Сиңа ярамый!” – дип әйтте. Әмма мин беркемне дә күрмәдем», – дип җавап бирә. Менә шул рәвешле Аллаһ Үзенең илчеләрен –пәйгамбәрләрен гөнаһтан саклый.

***
– Бабакай, алар пәйгамбәр булганчы ук яхшы сыйфатларга ия булганнар икән.
– Барлык пәйгамбәрләр дә камил, ягъни идеаль шәхес булганнар. Ибраһим галәйһиссәлләм заманында Нәмруд исемле бик явыз патша хакимлек иткән. Ул явыз Нәмруд үзен иләһ дип игълан иткән. Явыз патша Ибраһим галәйһиссәлләмне нык яратмаган.
– Ни өчен яратмаган?
– Ибраһим галәйһиссәлләм явыз патшадан һич курыкмыйча: «Минем Раббым кояшны көнчыгыштан чыгара, әгәр син иләһ икән, кояшны көнбатыштан чыгар», – дигән. Аллаһ Тәгаләнең генә көченнән, кодрәтеннән килә торган берничә гамәлне кылып карарга тәкъдим иткән. Патша булса да, Нәмруд бит ул гади бер кеше. Аллаһ Тәгалә генә кыла ала торган эш-гамәлне бер кеше дә башкара алмый. Билгеле, Нәмруд патша Ибраһим галәйһиссәлләмнең дәлилләренә каршы җавап бирә алмаган. Улым, пәйгамбәрләрне тагын ничек атап була әле?
– Пәйгамбәр, рәсүл, нәби, Аллаһның илчесе дип әйтәбез, бабакай. 
– Синең уйлап караганың булдымы, улым, ни өчен илче дип әйтелә икән? Пәйгамбәрләр кешеләргә Аллаһ Сүзен, Аллаһның ихтыяры хакында халыкка хәбәр бирәләр. Никадәр кыен булса да, явыз патшалар һәм залимнар үтерергә теләсәләр дә, пәйгамбәрләр дөреслекне әйтәләр. Пәйгамбәрләрнең күбесен үз халкы газаплаган, туган җиреннән куып җибәргән. Кайбер каумнәр, хәтта ки, пәйгамбәрләрен үтергәннәр. Зәкәрия, Яхъя галәйһиссәлләмнәрне үз халкы үтергән. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә: «Алган барлык йөкләмәләреңнән, бурычларыңнан баш тарт, үтәмә; ни телисең, без сиңа барысын да бирербез. Хакимлекне дә, байлыкны да бирербез», – диләр мөшрикләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм аларга: «Бер кулыма – айны, икенчесенә кояшны куйсагыз да, сезнең тәкъдимне кабул итмим. Мин Аллаһ тарафыннан үземә йөкләнгән бурычтан ваз кичмим!» – дип үзенең кауменә кистереп җавап биргән. Хәзер, улым, бүгенге дәрескә нәтиҗә ясыйк. Пәйгамбәрләрнең иң олы сыйфатларын санап күрсәт әле, улым.
– Беренчесе – ышанычлы, тугры, гадел булу; икенчесе – гөнаһсыз булу; өченчесе – бар яклап та камил кешеләр, бигрәк тә акыл ягыннан камил зиһенле булу; дүртенчесе – Аллаһның әмерләрен, күрсәтмәләрен кешеләргә җиткерү, хәбәр итү. Менә шулар, бабакай.
– СубхәәнАллаһ. Аллаһ ярдәме белән дәресне яхшы үзләштергәнсең, улым. Мавыктыргыч кыйссалар белән тулы пәйгамбәрләр тарихын өйрәнүне дәвам итәрбез, ин шәә Аллаһ. – Аллаһның рәхмәте булсын, бабакай! – Аллаһның рәхмәтендә бул, балам! 


Балалар белән алар аңларлык – аңнары кабул итәрлек дәрәдәдә, шул ук вакытта сабыйларны кызыксындырырлык итеп сөйләшергә кирәк. Балада кызыксыну уяту һәм фикерләргә өйрәтү – мөһим шартларның берсе. Шунысы да бар, балалар әледән-әле төрле сораулар бирергә яратучан. Бу – бик кирәкле сыйфат. Балаларны игътибар белән тыңлый һәм ишетә белү зарур. Үзебез гыйлем алыйк һәм балаларны, оныкларны дөрес итеп тәрбиялик, ике дөньяда да бәхетле булырбыз, ин шәә Аллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев