Төзәлми шул йөрәк ярасы
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн без көтеп ала торган бәйрәмнәргә охшамаган. Чөнки бу – газиз балаларын югалткан бик күп аналарның йөрәк ярасын, тол калган хатыннарның сагышларын янәдән кузгата торган сагышлы, моңсу көн. Әйе, әти-әниләре, сөйгән ярлары янына сугыш кырыннан исән-имин әйләнеп кайткан батыр ир-егетләребез дә бик күп. Алар күргәнне күрергә, алар кичергәнне кичерергә язмасын. Алар үзләре дә бу каһәрләнгән көннәрне тыныч кына искә ала алмый, әлбәттә. Без, үз чиратыбызда, аларга бары тик саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, мондый мәхшәрнен яңадан кабатланмавын телибез. Ә бүген без Иске Дөреш авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре инде бик күп еллар элек арабыздан киткән Әфган сугышы ветераны Илгиз Вәлиуллинның әнисе Миңнур апаны, унбиш көнлек сабые белән тол калган хатыны Раушания ханымны очрашуга чакырдык.