Яңа елда – сәламәт яшәү рәвеше!
Яңа ел каникулларында район халкы өчен бик бай спорт чаралары оештырылды. Чаңгы узышлары, хоккей турнирлары, шахмат һәм шашка буенча беренчелек үтте. Кыскасы, тукайлылар каникулларда файдалы итеп ял иттеләр. Якташларыбыз команда һәм шәхси зачетлар буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Район мәгариф идарәсе хезмәт коллективы мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән бергәләп Яңа поселогындагы чаңгы базасында сәламәтлекне ныгыту буенча актив ял оештырдылар. Чаңгы базасына килүчеләр табигать кочагында – саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар.