Суга батудан саклану чаралары
Быелгы җәй аеруча эссе һәм коры тора. Кешеләр эсселектән качып су буйларында ял итә. Су коену, азмы-күпме эссе кояш нурларыннан саклагандай тоела. Су өстендә бераз җиләс булу да халыкны су коенуга этәреп тора. Быел май аеннан ук су коену сезоны башланды. Республикабызның район, авылларында, шәһәрләрдә суга батучылар турында хәбәрләр еш ишетелеп тора. Күптән түгел генә үзебезнең районда да суга бату очрагы булды. Балаларның суга батуы аеруча еш очрый. Суга батудан саклану чарасын ни рәвешле күрергә, суга батучыны ничек коткарырга, аңа беренче ярдәмне ничек күрсәтергә? Күпләрне шушы сораулар борчый. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре райондашларыбызны, безнең җирлектә ял итүчеләрне куркынычсызлык чараларын күрү турында искәртә, файдалы киңәшләрен бирә.