Коронавирус нәрсәгә өйрәтә?
Җир шарының төрле почмакларында әледән-әле төрле авырулар чыгып тора. Без бу турыда мәгълүмат чараларыннан ишетеп беләбез. Һәркайсыбыз: «И, ул чир чыга да бетә, безгә килеп җитмәс әле», – дип үзебезне тынычландырабыз. Моңа кадәр бу шулай иде. Чынлап та, берничә ел элек Африкада эбола табылды, ләкин аны туктаттылар, таралмады бит. Кытайда чыккан вируслы инфекция дә безгә килеп җитә алмас кебек иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, галимнәр бар, чарасын табарлар дип үзебезне тынычландырдык. Ләкин без уйлаганча булмады. Кызу темплар белән күчә-күчә якынлашты ул. Көннәрдән бер көнне күңелләрдәге «миңа кагылмас» дигән эгоистлык тәмам таралып юкка чыкты. Чөнки танышлар, туганнар арасында авыручылар була башлады.