Бала чагымнан бер аваз
Сугыш, аннан соңгы елларның авырлыгын, мәхрүмлекләр, гомер буена озатып килгән ятимлек ачысын сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Ул хакта күңел әрнеше белән күп язабыз. Әмма, миңа калса, сугыш чоры балаларының холкы, дөньяга карашы формалашуда ул кыенлыкларның уңай тәэсире дә зур булган. Без тылда фронт тоткан фидаил җаннар – әнкәйләребезнең хезмәт батырлыгын, чыдамлыгын күреп, шуларга охшарга тырышып үстек. Бик иртә тормыш тәртәсенә җигелдек, өлкәннәргә булыша алуыбыз белән горурлана идек әле. Икенче, өченче сыйныфларны тәмамлап, каникулга чыгу белән чүп утарга, борчак йолкырга, башак җыярга йөрдек. Кул арбасы белән терлекләргә кышка азык әзерлибез. бәрәңге утырту, эшкәртү дә башлыча балалар җилкәсендә иде, чөнки әнкәйләр көне-төне колхоз эшеннән кайтып кермиләр. Менә шул елларда алган хезмәт чыныгуы гомер буе кирәк булды.