Хәсрәтне ил белән күтәрдек
Роза апаның ике бүлмәле чиста һәм якты фатирында утырабыз. Бүген ул безгә – Яңа поселогы мәктәбе музей берләшмәсенә йөрүче укучыларга үзенең балачагы, тормышы турында сөйли.
«Чәчләренә ак тасмалар таккан, иңнәренә ак алъяпкычлар япкан кыз балаларның мәктәпкә ашыгуын бик еш тәрәзәдән күзәтәм мин. Шундый матур, самими, риясыз балаларга карыйм да, үземнең балачагымны искә төшерәм...
1941 елның сентяб-рендә Норлат районы Киекле авылында дөньяга аваз салганмын мин. Их, әтиеңә сине күрергә насыйп булмас инде дип әрнеп елаган әнием ул чакта. Әтием Харис – 1910, әнием Өммегөлсем 1915 елгы иде. Алар 1935 елда гаилә корганнар. 1936 елда абыем Әнәс, 1939 елда апам Нәркәс туган. Әтием зәмһәрир суыклы фин сугышында катнашкан. Аннан кайткач та, гаиләсе белән рәхәтләнеп яшәргә насыйп булмаган аңа.
1941 елның 22 июне. Янәдән сугыш. Авылы-бызның ир-егетләре белән, беренчеләрдән булып, яуга чыгып киткән. Мин әле туарга өлгермәгән булганмын. «Кыз булса, Роза дип исем кушарсың, роза чәчәге кебек матур булып үссен. Өммегөлсемем минем, елама, без тиздән җиңеп кайтырбыз,» – дип саубуллашкан әтием.
Авыл хәлсез карт-коры, хатын-кыз, яшүсмерләр кулына калган. Әнием җилкәсенә дә йөкнең иң авыры төшкән. Ике-өч айлык вакытта мин бик каты авырганмын. Тамагым шешкән. Ач баланың елый-елый тавышлары беткән. Карт әбием ходайга ялварган. Әй, Ходаем, мондый газаплар биреп тилмертмәсәнә, үз яныңа ал бу сабыйны, дигән. Ходайның рәхмәте, мин аякка басканмын. Әниемнең иң якын булышчысы, киңәшчесе булып үсеп җиткәнмен.
Сугыш та беткән. Җиңеп кайтуга ышаныч-өмет белән киткән әтием Харис солдатка газиз балалары, сөйгән хатыны янына әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Канкойгыч бәрелешләрнең берсендә, 1942 елның 15 декабрендә һәлак булган. Сержант Закиров Харис Закир улы хәбәрсез югалды дигән кара кәгазь-похоронка гына килеп ирешкән. 37 яше дә тулмаган әнине тол, без өч баланы ятим итте ул каһәр суккан сугыш! Авыл өстеннән самолетлар очып үткәндә: «Әтиемне алып кайт, самолет!» – дип кычкырып йөгереп йөргәнмен. «Әнием, әти нинди була ул?» – дип йөдәтеп бетергәнемне дә хәтерлим. Әни үзе белән Нурлатка алып барганда күзләрем талганчы поездларны күзәтә идем. Вагоннан төшкән кешеләр арасыннан әтием килеп чыкмасмы дип үрсәләнгән вакытларым күп булды...
Зарланып торып булмый инде, балалар. Бер без генә түгел, ил белән күтәрдек ул кайгыларны. 1962 елны Вахит исемле бик булдыклы егеткә кияүгә чыктым. Гаиләбезне түгәрәкләп, 1963 елда олы улыбыз Алмаз, 1965 елда кече улыбыз Азат туды. Матур гына яшәп ятканда иремне яман чир аяктан екты. 34 яшендә 8 һәм 10 яшьлек улларым белән калдырып, бакыйлыкка күчте. Ачы хәсрәтне эчемә йотып, яшәргә тырыштым. Барлык күңел назымны, йөрәк җылымны балаларыма бирдем. Әнием язмышы минем язмышымда да кабатланды дип, кеше күрмәгән минутларда елап та ала идем. Күз яшьләремне улларыма күрсәтмәдем. Алар тәүфыйклы, акыллы, белемле, эшчән, кешелекле булып үссеннәр дип тырыштым.
1979 елның августында улларымны алып, Тукай районы «Гигант» совхозына күчеп килдем. Яшелчәчелек бригадасында яшелчәче булып эшләдем. 1982 елда райпо кибетенә эшкә керергә тәкъдим иттеләр. Яратып эшләдем. Хезмәтемне күрә белделәр. Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр. «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булдым. Ул арада улларым да үсеп җитте. Ике улым да ышынычымны акладылар. Югары белемгә ия булып, яраткан хезмәтләрендә эшлиләр. Алар да үз гаиләләрен корды. Өч оныгым, бер турун-оныкчыгым бар минем! Олы улым Казанда, кече улым Яр Чаллыда яшиләр. Кайтып торалар. Телефон бик җайлы нәрсә бит. Һәр иртәне улларым, киленнәрем хәерле иртә теләп шалтыраталар. Үз яннарына яшәргә чакыралар. Көч-егәрем булганда шушы җылы фатирымда яшим әле, Аллаһ боерса. Сугышлар гына булмасын! Хәзерге тормыш бер дә зарланырлык түгел. Дөньяда яшәве рәхәт! Пенсияне ай саен вакытында китереп торалар. Кибетләрдә теләгән ризыкны, киясе килгән киемне сатып алырга була. Өстәлләрдә һәр көн кунак ашы кебек.
Сез, яшь буынга, сугыш ачысын татырга язмасын! Ипи дигән галиҗанәп ризыкны кадерләгез. Тәртипле, акыллы-белемле булып үсегез, әти-әниләрегезне хөрмәтләгез», – дип әңгәмәне тәмамлады Роза Закирова.
Шулай итеп, бүген музеебыз диварына тагын бер исем язылды. Кирәк бит, сугыш сындырырга тырышып та сындыра алмаган буын! Бүгенге көнгә сөенеп, илгә-көнгә, хөкүмәткә рәхмәт әйтеп, тыйнак кына яши торган сугыш чоры балалары! Рәхмәт сезгә, без сезнең алдыгызда баш иябез.
Резедә МӘҮҖИТОВА,
Яңа поселогы мәктәбе укытучысы.
/ Фото Резедә Мәүҗитовадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев