София Краснова өчен «Туганайлар» җан ата
«Йолдызлы чәкчәк» проектының быелгы сайлап алу турында Борды авылыннан София Краснова да финалга чыкты. Чәкчәк – татар халкының милли ризыгы, аны пешерүче осталар арасында да без, нигездә, татар хатын-кызларын күрергә күнеккән. Ә Борды – керәшен авылы, София Краснова да керәшен кызы. Шуңадыр, бордылылар өчен авылдашларының финалга үтүе олы вакыйгага әверелде. Чөнки София Алексеевна бу бәйгедә иң элек үз авылын тәкъдим итәчәк, аны танытачак. Бу горурлык түгелмени!