Алма кагы
Алмаларның кабыгын әрчеп, үзәген алып, юка итеп телемләп турыйбыз. Калын төпле кәстрүлгә тутырып (эмальле кәстрүл ярамый), 1 стакан чамасы су салабыз. Кәстрүлнең капкачын ябып, 1-1,5 сәгать чамасы сүлпән утта тотабыз. Алма пюре рәвешенә кергәч, уттан алабыз.
Пюрены сөзеп, согыннан аерабыз. Куе икән, иләк аша чыгарырга мөмкин. Алма әче булса, шикәр...