Чәчәк төсле апабыз ул безнең
Әниемнең бертуган сеңлесе - Күзкәй авылында гомер итүче Роза апа турында язарга уйлагач, үзем белгәннән башлап, аның тормышын барлыйм. Фильм карагандай төрле кадрларны күз алдымнан үткәрәм. Ә бер вакыйга... Һич башымнан чыкмый...
Элек, без җитлегеп килгән елларда, кием-салым, товарлардан кибет киштәләре алай бик сыгылып тормый иде, ә без кызларның матур киенәсе килә. Җизни Роза апага бик матур, нейлон күлмәк алып кайткан. Ничек итсәм иттем, апаны юмалап, күлмәкне Сабан туенда киеп торырга гына дип, алдым. Шулай итеп, бер киеп фотога гына төшкән күлмәген «берүк боза күрмә», кебек сүзләр белән миңа биреп җибәрде бу. Күлмәкне тегеләй дә киеп карыйм, болай да - киңрәк иде шул миңа. Ипләп кенә җөеннән тектем дә, үтүкләп шомартып җибәрү максаты белән бастырып алырга уйладым. Үтүкне әз генә тидердем, югыйсә... Нейлон күлмәкләр күргәнмени инде без?! Ул яңалык иде шул ул чакта. Эрер дип кем уйлаган. Курка-курка гына күлмәкне алып төштем. Нәрсә эшләгән дип уйлыйсыз? Әрләгәндер дисезме? Юк шул. Бер сүз әйтмәде. Бу вакыйга аның нинди киң күңелле, сабыр икәнен күрсәтә түгелме? Гомумән, ул беркайчан да кешегә күтәрелеп бәрелми, авыр сүз әйтми. «Аллаһыбыз әйттем әле, дип түгел, ярый әле әйтми калдым дип сөенергә кушкан», - дип акыллы киңәшләрен бирә ул безгә дә.
Туганыбыз булганга мактау түгел. Роза апага бер катнашы да булмаган бер ханымнан сорыйм: «Роза апа турында әйт әле миңа бер генә җөмлә», - дим. «Ул кояш кебек, һәрвакыт көләч йөзле һәм аннан һәрвакыт җылылык бөркелә, беркайчан да усаллык, начарлык көтмисең аңардан», - дип җавап бирде ул. Дуслары һәм хезмәттәшләре дә аны тыйнак, акыллы, бик булган буларак искә алалар. «Авылда аннан да сабыр хатын юк», - ди бер танышым. Шулайдыр, юкка гына авылның бер дигән егете, үзе биюче, үзе спортчы, үзе чибәр Мулланур күпме кызлар арасыннан аны сайламагандыр. Җизни үзе: «Иң акыллысы дип сайладым мин Розаны», - дип әйтергә ярата.
Моннан 50 ел элек, 6 ноябрьдә, гөрләтеп туй иттеләр алар. Төп йортта - каенана, каената һәм җизнинең өч ир туганы. Туганнары да, җизни үзе дә кадерле кыз туганнары урынына күрәләр иде Роза апаны. Җизни - Мулланур Исхакович - инженер-механик, Роза апа укытучы булып эшлиләр. Берничә елдан яшь гаилә бик матур итеп йорт салып чыга. Аларның өендә мин еш кунак. Роза апаның уңганлыгына, булганлыгына, аларның бер-берсенә булган ихтирамына соклана идем мин. Өйләрендә һәрвакыт чисталык, пөхтәлек, җитешлек хөкем сөрә. Ишегалларыннан ук бакча. Анда берсеннән-берсе матур гөлләр үсә. Ел да ишелеп-ишелеп яшелчәләре уңа иде. Шушы җылы ояда бер-бер артлы өч бала тәгәрәшеп үсте. Уллары Радик та, кызлары Венера белән Диләрә дә әти-әниләре кебек белемле, уңган, акыллы булдылар. Һәркайсы югары белем алды. Бик матур тормыш корып, икешәр бала үстерәләр. Уллары Радик - менеджер, кызлары Венера - Идел буе федераль округы буенча геология мәгълүматлаштыру территориаль фондында бүлек мөдире, Диләрә - республика хастаханәсендә врач-эпидемиолог булып эшлиләр. Кияүләр дә, килен дә Роза апа белән Мулланур җизнине хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшиләр. Киленнәре Гөлшатның: «Әти-әнине бик хөрмәт итәм. Һәрвакыт елмаеп каршы алалар, җылы итеп озатып калалар», - дип әйтеп торуы да ни тора!
Роза апа белән Мулланур җизнине еллар урап уза тора, яшьләрне дә көнләштерерлек итеп яши бирәләр. 40 елга якын укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккач, Роза апаның яңа һөнәрләре ачылды: атаклы рәссамнарның полотноларына торырлык картиналар чигү дисеңме, оныкларына матур-матур сарафаннар, блузкалар, баш киемнәре үрү дисеңме...Өстәвенә төрле бәйгеләрдә катнашып ала. Ә Мулланур җизни районның иң актив спортчысы. Район, республика спартакиадаларында катнашып, җиңүләр яулый. Җәй көннәрендә оныкларын кунак итәләр. Роза апага 75 яшь димәссең - җилтер-җилтер эшләп йөреп тора. Тәмле ашлары белән сыйлый. Тавык-чебешен үстерә. Һаман шулай бакчалары гөрләп үсә, анда матур-матур гөлләр. Алга таба да шулай дәвам итсә иде, дигән теләктә калабыз.
Индира Шәйхаттарова.
Күзкәй авылы.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев