Илфак Шиһаповның ашыкканын сиздем, әмма бу кадәр тиз китәр, дип уйламадым - И.Фәйзрахманов
Илфакның социаль челтәрләрдә язган сүзләрен алданрак күргән булсам, берәр ничек ярдәм итәргә тырышыр идем, ди журналист.
(Казан, 30 май, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). "Илфак Шиһапов кыю журналист булды, халыктан яшерер сере юк иде", - диде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә танылган журналист, озак еллар телевидениедә эшләгән, хәзер "Безнең гәҗит" газетасының оештыручысы һәм...