Резидә Таирова:”Безнең кебек яшьли туган яктан аерылганнарны Тукай районы сыендырды”
Еллар үткән саен кеше җиргә якыная икән - безне дә авыл тормышы, үз хуҗалыгың белән яшәү, табигать үзенә тартты. Гаиләбез 1989 елда Чаллыдан ерак булмаган Калинино авылы янында бакчачылык өчен җир биләмәсе алган вакытта, бу яклар күңелне биләп алыр, дигән уй башка да кереп караган булмагандыр. Без ирем белән икебез...