Иске Абдулда Сабан туе куңелле узды (фото)
Иске Абдул авыл җирлегендә Сабан туе, елдагыча, гөрләп үтте. Сабан батыры бәйрәм байрагын күтәргәч, тамаша башланып китте. Мәйдан җыр-бию, кызыклы уеннардан тынып тормады. Олысы-кечесе капчык киеп йөгерде, йөгерешкә чыкты, спорт ярышларында көч сынашты. Нинди генә кызыклы уеннар юк иде анда! Катнашырга гына өлгер! Бүләкләре дә саллы! Һәркем рәхәтләнеп ял итәрлек...